Шәһәрдә түбәләрне кардан һәм боздан чистарту ничек оештырылган? “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән элемтәгә кердек. “Кар күп яву сәбәпле, узган атна башыннан түбәләрне кардан чистартырга ике автовышка чыкты. Иртә белән яктыруга чыгып китәләр, кич караңгы төшкәнче эшлиләр. Әле алай да өлгереп бетеп булмый”, – дип җавап бирде Илдус Котдус улы.
Кайларда эшләгәннәрен сорашканнан соң, эшнең ничек алып барылуын күрер өчен, әйтелгән адрес буенча юл тоттык. Чынлап та, Комсомол урамында урнашкан күпкатлы бер йорт түбәсендә башларына кас-ка кигән егетләр эшли иде. Ике машина тора, машина янында берәр кеше йорт тирәсенә килүчеләрне кисәтеп торалар.
Һава торышы җылы тора һәм атна буе, күп дигәндә, 5–6 градус кына суыклык саклана, дип фаразлый синоптиклар. Бу исә, алдагы көннәрдә буранлап яуган карның юешләнүенә һәм түбәләрдән шуып төшү куркынычын тудыруга китерә. Шуңа күрә 19 гыйнварда районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе махсус карар чыгарды.
Аның нигезендә оешма һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары түбәләрне тиз арада кардан һәм боздан чистарту буенча чаралар күрергә тиеш. Хуҗалыкларда түбәләрне көрәгән вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында халык белән әңгәмәләр алып барырга (бу эш ата-аналар җыелышларында да башкарылырга мөмкин) тәкъдим ителә. Шулай ук балаларга тау битләрендә, су буйларында уйнарга ярамаганлыкны да аңлатырга кирәк.
Сүз уңаеннан
Узган атнада Саратовта түбәдән боз кисәге төшеп, 11 яшьлек малай вафат була. 5 катлы йорт түбәсеннән төшкән боз баланы имгәтә һәм үлемгә китерә. Версия Саратов сайты хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый. Кирәкле документлар җыелган, тикшерү эше бара.
Мондый бәхетсезлеккә юлыкмас өчен, тиешле чараларны алдан күрү мөһим. Кар төшәргә мөмкин булган урыннарны әйләндереп алырга һәм барлык куркынычсызлык чараларын күрергә чакырабыз.
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин хәбәр итүенчә, түбәләрне вакытында кардан һәм боздан чистартмаган очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3 маддәсе буенча җәза бирелә. Гражданнарга – 100 сумнан
500 сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 500 сумнан 1000 сумга кадәр, эшмәкәрләргә – 500 сумнан 1000 сумга кадәр, юридик затларга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салына яки 90 тәүлеккә кадәр эшчәнлеге туктатыла. Кар яки боз төшеп зыян килгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралган.