И туган тел...

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Районда “2021 ел – Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы”н Мәдәният йортында “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле” дигән бәйрәм белән башлап җибәрделәр

Күңелләрне кузгатты ул, кем белән сөйләшсәм дә: “Искиткеч, хәтта күзләргә яшьләр килде, тальян моңы астында ана телемне биргән әти-әниемне, туган нигеземне искә төшереп утырдым...” – дигән сүзләрне ишеттем.

Программаны район Мәдәният йортында әйдәп баручы белгеч, филология фәннәре кандидаты Лилия Дәүләтбаева төзегән. Арчада үскән Лилия бик матур сөйләшә дә. “Кайсы мәктәптә укыдыгыз? Татар теле укытучыгыз кем иде?” – дип сорамый булдыра алмадым. “Арчаның 2нче мәктәбендә укыдым. Татар теле укытучым Зөлфия Илсуровна булды”, – диде ул. Мондый белгечләрнең булуы сөендерә. Әлбәттә, ана теле һәм халыклар дуслыгы бәйрәмен оештыруда мәдәният, мәгариф өлкәсендә эшләүче күпләрнең хезмәте кергән. Моны сәхнәдәге чыгышлардан, халык язучысы Гомәр Бәшировка багышланган күргәзмәдән күреп була иде. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин, якташ язучыларыбыз, “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллинның катнашуы бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде. Иң башта район Мәдәният йортында эшләүче Зөлфәт Сибагатуллин төзегән видеофильмны карадык. Анда 2020 елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Татарстанга 100 ел, Арча районына 90 ел тулуга багышланган район тормышы тасвирлана. Кызыклы фильм.

 Беренче бәйрәм язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. 40 телгә тәрҗемә ителгән Г. Бәшировның “Намус” китабы халыклар дуслыгы турында сөйли иде. Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин Яңасалада Гомәр Бәшировның туган нигезендә бакча һәм истәлек тактасы ачылуы турында әйтеп үтте. “Гомәр ага белән сөйләшкәнем булды. Гади кеше иде. Җор телле дә иде ул. Һәрвакыт туган авылы язмышы, халкы белән кызыксынды”, – диде ул. Район башлыгы Илшат Нуриев: “Без әдәби телле Арча белән горурланабыз. Телебезне, милләтебезне саклап, озын-озак еллар яшәргә язсын!” – дип сөйләде. Ана теле гаиләдә, җәмгыятьтә саклана. Телне язучылар да саклый. “Җанга, тәнгә сихәт эзләп, сиңа кайтам Арчам”, – дип шигырь юллары белән сөйләп җибәрде Рифат Җамал. Ана теле, туган як, туган нигез, әти-әни... Әнә шул тарта. Шагыйрьгә туган авылы Мирҗәмнең  яланаяк йөргән тузаны да якын. Барыбызга да якын ул әниле балачак...

Татар, керәшен, рус, мари, удмурт халык фольклор җыр ансамбльләре чыгышларын, күмәк биюләрне, аерым җырчыларны яратып тыңладык һәм карадык. Күрше Балтач, Кукмара районнарыннан да фольклор ансамбльләр килде. Һәркайсы сәхнәгә кояштай балкып килеп чыкты. Җырлыйлар, бииләр. Күлмәкләре матур, үзләре матур. Аларга кушылып җырлыйсы, биисе килә... Ана теленә, үзара дуслыкка ни җитә?! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International