Ширкәт белән фермер арасындагы бәхәстә ноктаны суд куячак
25 гыйнварда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров киңәйтелгән агрономик киңәшмә үткәрде. Ул үзенең чыгышында 2020 елның республика авыл хуҗалыгы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. “Бу безнең гомуми эшебез нәтиҗәсе, мин бергәләп эшләвебез өчен барыгызга да рәхмәт әйтергә телим. Әмма безнең файдаланылмаган мөмкинлекләребез бик күп әле”, – диде ул.
Министр урынбасары Илдус Габдрахманов еллык эшкә анализ ясады. “Чәчүлекләр структурасы – игенчелекнең умыртка баганасы. Бөртекле, азык һәм техник культураларны, шулай ук чиста парлар һәм сидератларның яраклашуын исәпкә алып планлаштыру мөһим”, – дип басым ясап әйтте министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов үткәрелә торган чараларның экологиягә зыян китерергә тиеш түгеллеген искәртте, туфракны саклау мөһим, бал кортларының һәлак булуына юл куймаска.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев үзенең чыгышында җирнең кадерен белергә, аны дөрес файдаланырга кирәклеген ассызыклады. Җир артмый, ел саен кими генә бара.
Җирнең кадерсез булган еллары бар иде. Авыл кешесенә пай җирләре бирә башлагач та бу сәер хәл кебек кабул ителде. Тракторың гына түгел, атың да булмаган килеш ул җир белән нишлисең? Киләчәкне уйламаучылар ул пайларны кемнәргәдер сатып та җибәрделәр. Ә аларны саклап калучылар ел саен килешүдә каралган күләмдә салам, печән, ашлык ала. Терлеге, кош-корты булган кешегә бик тә ярап куя инде алар. Соңрак үз пайларын аерып алып эшләүчеләр дә барлыкка килде.
Соңгы елларда пай җирләренә тиешлесен түләмиләр, дигән зарлар азрак ишетелә кебек. Әмма бу тема ябылырга ошамаган.
21 гыйнварда Казанбаш авылында узган гражданнар җыелышында пай җирләренә кагылышлы мәсьәлә төп темага әверелде. Халыкның бердәм килүе дә сөйләшүнең шактый кызу булачагын искәртә иде.
Бераз гына тарих. Үзгәрешләр башланып, колхоз юкка чыккач, Казанбаш, Көтек авылларында яшәүчеләр авыр хәлдә калды. Пай җирләрен дә кемгә бирергә белми аптыраган еллар иде бу. Шул чакта матур эшләре белән танылырга өлгергән “Ак барс” ширкәте үзенә күрә бер таяныч булды. Пай җирләренең шактыен шуңа бирделәр, эшсез калган халык шунда эшкә урнашты. Ширкәт игенчелек белән нык-
лап шөгыльләнде, фәнни нигезләнгән чәчү әйләнеше керттеләр, куәтле техникага ия, орлыкчылык, пар җирләре белән эшләү югары дәрәҗәгә куелган. Районда ел саен югары уңыш ала торган хуҗалыкларның берсе бу.
Көтек авылында яшәүче Дамир Шакирҗанов районда үз эшен башлап җибәргән фермерларның берсе. Тырыш гаиләсе белән юкны бар итеп заманча фермалар төзеде, дәүләт программаларына кереп матди-техник базаны ныгытты. Авылдашларының пай җирләрен алып игенчелек белән дә шөгыльләнә башлады. Терлекләр арткач азык та күбрәк кирәк. Ә моның өчен җир кирәк.
Фермер узган ел авылдашларының “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендәге пай җирләрен үзенә алырга була. Авылга якын булган басуны эшкәртеп чәчә, уңышын җыеп ала.
Ширкәт моны җирне законсыз басып алу дип бәяли һәм фермер хуҗалыгыннан 6 млн сум килгән зыянны түләтүне сорап республика Арбитраж судына бирә.
– Мондый мәсьәләләр законда каралганча хәл ителергә тиеш, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җыелышта сорауларга җавап биреп.
– Пай җирләре хуҗалыкка килешү нигезендә 11 айга бирелә, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Һәм ул пайчылар җыелышында ел саен яңартылып торырга тиеш. Хәл итәсе барлык мәсьәләләр шушы җыелышта хәл ителергә тиеш.