Хөрмәтле райондашлар, кадерле Ватан сакчылары!

2021 елның 19 феврале, җомга

Сезне сугышчан батырлык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге бәйрәм гражданнарның тынычлыгын һәм иминлеген ышанычлы  саклаучы, милли мәнфәгатьләрне яклаучы, илнең сәяси һәм икътисади бәйсезлеген ныгытучы, Россиягә намус белән һәм фидакарьләрчә хезмәт итүче һәм аны саклауга һәрвакыт әзер булган барлык кешеләрнең батырлыгын, ныклыгын, каһарманлыгын гәүдәләндерә.

Бүген без хәзерге вакытта үзенең хәрби һәм хезмәт бурычын үтәүчеләрне: безнең иминлегебезне, тыныч хезмәтне саклаучыларны, Ватаныбызның бәйсезлеген һәм мәнфәгатьләрен яклаучыларны хөрмәтлибез.

Бу тантаналы көндә кадерле ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләре әйтәм. Батырлык һәм кыюлыгыгыз өчен рәхмәт! Сезнең батырлык киләчәк буыннар өчен һәрвакыт үрнәк булып калыр.

Әлеге бәйрәм хәрби хезмәт күңел тартуы булган һәм язмышына әверелгән кешеләр өчен генә түгел, ә Ватанны яратучы һәм моны көндәлек эше белән раслаучы, илебез  сакчыларының барлык буыннары батырлыгын истә тотучы, әгәр кирәк булса гаиләсе, йорты, якыннары һәм үзенең иле сагына басачак һәркем өчен кадерле.

Бу матур көндә һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдат һәм офицерларга  уңышлы хезмәт насыйп булсын. Батыр һәм кыю кешеләрнең әлеге бәйрәмен һәрвакыт тыныч илебездә каршыларга насыйп булсын!

Арча муниципаль район башлыгы

И.Г.Нуриев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International