Сөекле хатын-кызлар!

2021 елның 5 марты, җомга

Сезне искиткеч бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне  8 Март белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезнең елмаюлар белән җылытылган, шатлык һәм яңарышлар белән сугарылган бу матур бәйрәм язның чын гәүдәләнешенә әверелде.

Үзегездә мәхәббәт һәм матурлыкны, зирәклек һәм шәф-катьлелекне, эчкерсезлек һәм сабырлыкны бергә туплап, сез гаилә традицияләрен саклыйсыз, балалар тәрбиялисез, икътисад, сәясәт өлкәләрендә, җәмәгать тормышында уңышларга ирешәсез, тормышка шат-лык өстисез. Үзегезнең якыннарыгызга наз һәм җылылык бүләк итеп, сез аларны авыр минутларда кыенлыклардан һәм тормыш ызгышларыннан яклыйсыз, өйдәге уңайлыкларны тудырасыз һәм саклыйсыз. Сезнең кайгыртучанлык һәм мәхәб-бәт ирләрне көчлерәк итә, иҗади хезмәткә, игелекле эшләргә һәм батырлыкларга рухландыра.

Кадерле әниләр һәм әбиләр, хатыннар һәм кызлар, апалар һәм сеңелләр, тор-мышны мәгънәле һәм бәхетле иткәнегез өчен зур рәхмәт! Сезнең барлык өметләрегез һәм хыялларыгыз тормышка ашсын, һәр көнегез елмаюлар белән баесын, ә язгы чәчәкләрнең хуш исе сезнең тормышка шатлык һәм уңышлар алып килсен. Сезгә нык сәламәтлек, чиксез бәхетләр, гаилә иминлеге һәм уңышлар телим!

 

Арча муниципаль

район башлыгы И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International