Кай арада үсә бу көрәшче малайлар?!
Әле кайчан гына Лесхоздан Шамил Шәймуллин җиңелгәч, гарьләнеп елаган иде. Хәзер инде үскән, ныгыган, үзен лаеклы тота.
13 яшьтә. 1нче урын өчен көрәшкә дә ныклы адымнар белән чыгып китте. Тренеры – Илүс Әскәров. Әтисе Зөлфәт тә көрәш карарга килгән. “Кечкенәсе дә (6 яшь) көрәшә. Бик тере”, – ди әтисе. Шамил Илдус авылыннан Айтуган Хәбибрахманов белән көрәште. Хәйран тартыштылар. Өстенлек Айтуганга бирелде.
Сүз Шушмабаш мәдәният йорты залында үткән 2006-2007 елгы малайларның көрәш ярышы турында бара. “Северный” ширкәте призына үткәрелде. Элекке җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин үзе дә көрәшкән һәм көрәш ярышларын үткәрүдә тырышып йөргән шәхес. “Даими рәвештә үткәрелә башлаганга быел 9нчы ел икән инде”, – дип сөйләштеләр. Ширкәтнең яңа җитәкчесе Илнар Мөхлисов көрәшнең башыннан ахырына
кадәр ярышны карады. Район
көрәш федерациясе рәисе Ринат
Алеев, район авыл хуҗалыгы ида-рәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов шулай ук көрәшчеләр янында булды.
Ярышларда 50дән артык яшүсмер катнашты. Татарстан һәм Россия чемпионы Шушмабаштан Таһир Кәримов та монда. Ул 1нче урын өчен келәмгә Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ильяс Сәлимов белән көрәшкә чыкты. Афәрин, Ильяс чемпион белән бил алышырга шикләнеп калмады. Без кайбер ярышларда тиз генә көндәшенә кул биреп, көрәшмичә, үзенең җиңелүенә риза булып, келәмнән чыгып китү очракларын да беләбез. Ә бу көрәштә андый очраклар булмады. Матур көрәш булды, дигән бәяне бирде күпләр. Таһир белән Ильяс хәйран тартыштылар. Таһир җиңде, Ильяс 2нче булды. “Быел 11 ярышта катнаштым, 11ендә җиңдем”, – диде Таһир. Тренеры Марат Сәләхов.
Кызу егетләр бар. Кәче мәктәбеннән Алмаз Гобәев: “Җиңәм!” – дип тора. Һәм җиңә дә. 65 кг.лылар арасында 1нче урын анда булды! Чемпионнар әзерләүче тренеры Рәис Галиев:
– Наласа авылыннан, – дип сөйләде. – Кәче һәм Иске Чүриле мәктәпләрендә көрәш секциясе алып барам. Үзем дә көрәшәм. Өч тапкыр Татарстан призчысы булдым. Россия кубогы ярышында катнаштым. Тренер Таһир Лотфуллинда тәрбияләндем. Әти Фәнис тә көрәшкән, абый Рәмис тә көрәшә.
Көрәшченең тамырлары менә кая барып тоташа. Ә Рәис тәҗрибәне малайларга сеңдерә. Аныкылар Кәче мәктәбеннән Алмаз Гобәев (65 кг), Әмир Вәлиәхмәтов (70 кг) 1нче урынны алдылар. Иске Чүриле мәктәбеннән Дмитрий Трефилов (65 кг) 2нче булды.
Лесхоз мәктәбе тренеры Илүс Әскәровтан: “Көрәштә иң мөһиме нәрсә?” – дип сорыйбыз. “Бөтен нәрсә дә мөһим, – дип җавап бирде ул. – Көрәшче ул шөгыльләнә-шөгыльләнә остара. Имгәнүләр алмас өчен егыла белеп тә егылырга кирәк. Башны эшләтергә! Көндәшеңне тою, сиземләү, секундлар эчендә хәлиткеч хәрәкәтләр ясау мөһим”.
Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахмановка хас ул секундлар эчендә чиста җиңүләр! Ул озак азапланмый – шалт! Көндәшен салып та куя. Бу юлы да 45 килода беренчелек анда булды. Тренеры Марат Сәләхов.
1нче урынны Шушмабаш мәктәбе көрәшчеләре алды. Тренеры – Марат Сәләхов. 2нче – Яңа Кырлай мәктәбе (тренеры Марат Сәләхов), 3нче – Арчаның 6нчы мәктәбе командасы (Илшат Фазылҗанов). Ахырдан бүләкләүләр булды. Көрәшчеләр кайнар ризык белән тәэмин ителде.
Нәтиҗәләрне газета сайтыннан карый аласыз. Уңышлар!
Румия Надршина