Аралаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Район Советының закончалык, җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә үтте. 

Әһәмиятле мәсьәләләрне урыннарда ничек хәл итәләр? Җирлек башлыгы Вәзир Сәгыйтов үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Яңа җитәкчелек итә башлаган җирлек башлык-лары өчен ул үзенчә бер дәрес булды.

Утырыш шатлыклы вакыйгадан башланып китте. Носы мәктәбендә мәгариф учреждениеләрендә шахмат зоналары булдыру буенча “Бердәм Россия”нең махсус проекты кысаларында шахмат почмагы ачылды.

– Бу эш район Советы депутатларына наказ итеп бирелгән иде. Мин аны үзем укыган мәктәптә ачарга уйладым, – диде Вәзир Сәгыйтов. – Фәрит Әсәтов белән Зиннур Сәгыйтов иганәче буларак ярдәм күрсәттеләр. Проектор аша шахмат уенына өйрәтү мөмкинлеге дә тудырдык. Монда хәзер кинофильмнар да карарга мөмкин. Шахмат почмагы укучыларга бездән бүләк булсын.

Укучылар үз чиратларында уйнарга, ярышларда катнашырга һәм җиңәргә, көчле һәм җитез булырга сүз бирделәр. Мәктәп директоры Вәсим Бәдретдинов шахмат зонасы өчен рәхмәтен белдерде.

– Укучылар өчен зур мөмкинлек бу. 6 сыйныфта укыганда Вәзир Сәгыйтов шахмат буенча чемпион булган. Мактау кәгазен таптык. Почмакның кадерен белегез, осталыкларыгызны күрсәтегез, сез дә чемпион исемнәрен яулагыз, – диде ул укучыларга. 

Шунда ук беренче шахмат турниры да башланып китте.

Киләсе тукталыш – Шушмабаш мәчете. Рөстәм хәзрәт Йосыпов каршы алып, мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырып үтте. “Мәдрәсә әйбәт кенә эшләп килә. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр, балалар да килә. Җомга намазына да даими йөрүчеләр күп. Зиратларны карап торабыз. Халык өмәгә берсүзсез килә. Ел да йөреп ияләшкәннәр инде”, – диде ул.

Шушмабаш балалар бакчасын да карап чыктылар. Бина 1972 елда төзелгән, узган ел төзекләндерелгән. Эчке эшләре генә башкарылган, түбәсе алышынган, керү юлы асфальтланган.

– Авыл җирлеге башлыгы төзекләндерү эшен башыннан ахырына кадәр үзе контрольдә тотты. Матди ярдәм дә күрсәтте, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Гөлназ Хәлиуллина.

Балалар бакчасында ике төркем, 30 бала йөри. Үгез-Елгадан да, Илдус авылыннан да балалар бар. Бинада җылы, якты, мөмкинлекләр тудырылган. Үзенең туган якны өйрәнү музеена кадәр бар.

Шекә авылын да читләтеп үтмәделәр. Биредә авыл җирлекләре башлыкларын юл төзекләндерелгән чишмәгә алып барды.

– Депутатлар белән ел саен бер чишмәне төзекләндерергә дип сөйләштек. Монысы 15нче чишмә инде, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Үзара салым акчасына эшләнде. Дөрес, ул гына җитмәде, якташыбыз Әгъләм Локманов та акчалата ярдәм күрсәтте.

Шушмабаш мәдәният йортында утырышка йомгак ясалды. Вәзир Сәгыйтов җирле үзидарә тарафыннан башкарылган эшләр буенча мәгълүмат бирде. ТР Экология һәм табигать чыганаклары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәүсә Латыш алда торган санитария икеайлыгы турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Янгын куркынычсызлыгы буенча да сүз барды. Язгы чор. Кар бетү, җир кибү белән чүп-чар, үләннәр яндыра башлыйлар. Моның нинди нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Беренчедән, янгын китереп чыгару куркынычы бар, икенчедән, үләннәр яндырган өчен штраф та зур. Кисәтү дигән нәрсә юк икән. Шуңа аң булып тору зыян итми.

Соңыннан район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова утырышка нәтиҗә ясады.

– Урынга барып утырыш үткәрү – авыл җирлекләренең эше белән танышу, тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек, – диде ул. – Яңа эшли башлаган авыл җирлеге башлыклары да бар. Алар үзләре өчен кирәкле нәтиҗә ясаганнардыр һәм киләчәктә үзләрендә дә кулланырлар,  дип ышанам. 

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International