Арча балын – Европага!

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бал кортлары – табигать  могҗизасы.

Әлеге бөҗәкләрнең адәм баласы өчен файдасы санап бетергесез.

Бал җитмеш төрле авырудан дәва, диләр. Моңа әле умартачылык продуктлары – тома балавыз, чыршын, ана корт сөте һ.б. өстәргә кирәк.

– Минем иң яраткан нәрсәм – яңакка таянып яшел үлән өстендә бал кортларының очканын карап яту, – ди  районның  иң тәҗрибәле умартачыларының берсе Зәкәрия Сибгатуллин.

Бу сүзләргә күпчелек умартачылар кушылыр иде. Ә ул яңа ясалган  кәрәзле  рамга карап торгандагы ләззәт! Күч аерылу, аны җыеп ояга ябу, салкын, озын кышларны уздырганнан соң исәнлекләренә шатлану! Ул бал аерту!

– Умарта тоту – күп кешеләр өчен күңел халәте ул, – диде район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров 2 апрельдә узган район умартачылары җыелышында. – Минем бабам да, әтием дә умартачылар иде. Кешеләр шулай ял итә, үзенә шөгыль таба, умартачылар арасында пенсия яшендәге кешеләр күп.

Район прокуроры умартачыларны бердәм, актив булулары, бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торулары өчен мактады. “Бергәләп эшләү уңай нәтиҗәләр бирә”, – диде.

Мондый җыелыш-ларда район прокуро-рының катнашуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли, агу–препаратларны теләсә ничек кулланырга күнеккән җитәкчеләрне, белгечләрне сак булырга, закон кысаларында эшләргә мәҗбүр итә. Аның чыгышын хуҗалыкларның баш агрономнары да тыңлап утырды. 2019 елдагы күңелсез вакыйгалар сабак алырлык булды бит. Безнең районда да бал кортларының күпләп үлү очракларына юл куелган иде. Район прокуратурасы тикшерүләр үткәреп  таләпләрне үтәмәүчеләрне җавапка тартты.

Язгы кыр эшләре тәмамлангач район прокуратурасында әлеге  мәсьәләгә багышлап эшче төркемнең утырышы уздырылачак. Анда район умартачылар оешмасы вәкилләре дә катнаша.

Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов, Россия авыл хуҗалыгы үзәге дәүләт инспекторы Ленар Сабиров агу-химикатларны куллану таләпләрен җентекләп аңлаттылар.

Районның умартачылык буенча дәүләт инспекторы Айнур Мөхәммәдиев үзенең чыгышында район умартачылары өчен 2020 елның уңышлы булуын билгеләп үтте. Ул соңгы елларда районда умарталар санының кимүен әйтте, моннан берничә ел элек 11 мең чамасы булса, хәзер 8 мең чамасына калган. Ул моны умартачыларның авыл җирлекләренә баш саннарын киметеп бирү белән аңлатты. Бу киләчәктә умартачыларның үзләренә зыян китерәчәк. Умарталыкларга яңа паспортлар бирелә (әлегә аларны 295 кеше алган), киләчәктә тегенди-мондый хәл килеп чыга калса, шул паспортта күрсәтелгән саннар белән  генә эш итәчәкләр.

Район ветеринария берләшмәсенең ветеринария лабораториясе мөдире Рәкыйп Йосыпов яңа паспортлар бирү, анализлар ясау тәртибен аңлатты. Яңа паспортлар бушлай бирелә, бөтен мәгълүматлар шунда язып барыла. Паспортлар бал сатканда, грантлар алганда һ.б. очракларда кирәк булачак.

Районның гына түгел, республиканың иң актив  умартачыларының берсе, умартачыларның республика оешмасы идарәсе әгъзасы Равил Гыйззәтуллин умартачыларны тагын да бердәмрәк булырга чакырды. Агу-химикатларны дөрес кулланмау бал кортларына гына түгел, кешеләр сәламәтлегенә дә зыян китерә, диде.

Республиканың “Умартачылык һәм аквакультура” җәмгыяте җитәкчесе Марат Миннебаев Арча районының умартачылык буенча уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Республика Венгрия белән ел саен 3 мең тонна бал сату турында килешү төзегән. Арча балы да булачак анда. Моның өчен продукция сыйфатлы булырга, куелган таләпләргә җавап бирергә тиеш.

Район умартачылар оешмасы рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев  авыруларга каршы көрәш, алга куелган планнар турында сөйләде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International