«Иртәнге подзарядка»

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Бүген Арча районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында көн гадәти булмаган төстә башланды. Иртәдән алар «Иртәнге подзарядка» район онлайн флешмобына кушылды. Әлеге спорт акциясе белән Арча районында ел саен 7 апрельдә үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп утелде. Арча шәһәре стадионында профессиональ фитнес-тренер Королькова Марзия Марсиловна зарядка үткәрде, анда районның 100 баласы катнашты. Зарядкага шулай ук Арча шәһәренең үзәк мәйданында җыелган 50 бала да кушылды. Әлеге чараның  онлайн форматта  узуы районыбызның 2000 нән артык баласына флешмобта  катнашу мөмкинлеге бирде. Катнашучылар авыр булмаган күнегүләр комплексын ясадылар, аларны үтәү аларга көн буена энергия һәм күтәренке кәеф бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International