Югары Мәтәскә авылына мин ике елдан артык инде чишмә янында хуҗасын көтеп яшәүче песине алырга дип килгән идем. Әлеге тугрылыклы җан иясе турындагы язманы укыгач (“Арча хәбәрләре”, 5 март) шалтыратучылар, урамда очраганда сорашучылар күп булды.
“Песи турында елап укыдык, бик кызгандык, үзебезгә алып кайтыр идек, тик песиебез бар, сугышмаслармы икән?” – диде газета укучыларыбызның берсе. Башка тәкъдимнәр дә булды, битараф калмаган өчен рәхмәт!
Яшерен-батырын түгел, шундый песине әйбәт урынга урнаштырасы килгән иде. Газетада укыгач бәлки хуҗасының да намусы уяныр, кар, буран, яңгырларда көтеп утырган “дустын” алып китәр, дигән өмет тә бар иде.
Тавык үстергән кыр үрдәкләрен күлгә җибәргән көнне “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов белән дә әлеге песине искә алдык: “Ул песине үзебез алып кайтабыз, –диде Шәйдулла Имамович. – Айзатның фермер хуҗалыгына җибәрәбез, анда бер песи бар инде, бергәләп яшәрләр, тамагы сыйлы, кадер-хөрмәттә булыр”.
Моннан шәп вариант була алмый бит инде! Икенче көнне үк алып кайтырга үзен!
Тик песи урынында юк иде. Чишмә каршындагы йортның ишеген шакыйм. Хуҗа кеше Фәнәвил Лотфуллин хатыны Рәсүлә белән тәмләп иртәнге чәйне эчеп утыралар иде. Нишләп йөрүемне әйткәч: “Ильяс абый, башка эшең юкмы әллә?” – димәделәр, өстәл артына утырырга кыстадылар. Бал, май белән тәмләп чәй эчтек, шундый ачык йөзле, ипле кешеләр. “Бу арада күренми башлады әле ул песи”, – диде Фәнәвил. Ике ел буе алар аны күзәтеп кенә тормаган, ашатып, ач үлемнән саклап килгән.
Бәлки киң күңелле кешеләрнең берәресе алып та киткәндер инде песине. Шулай булса, безгә хәбәр бирсен иде ул кеше.
“...Миңнислам исемле ташбаш бер малай бар иде, –дип яза якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” повестенда. – Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә, карнизлардан, тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә. Шуларны зур таш өстенә куя да, икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә. Без куркышып йөгерәбез, ә Миңнислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:
– Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле...
Миңнислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде...”
Җәлил хәзрәт бер вәгазендә: “Урамда аунап яткан исерекне дә сүкмәгез, ул безгә сынау, гыйбрәт өчен җибәрелгән”, – дигән иде. Мин бу сүзләрне еш искә алам. Безнең эт, мәчеләргә, кош-кортларга мөнәсәбәтебез дә бер сынау кебек тоела миңа. Кыш көннәрендә кошларны ашату сәдака бирүгә тиң, диләр бит.