Яңа Чүриледә яңа һәйкәл

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

8 майда Яңа Чүриле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Авылда моңарчы мондый һәйкәл мәктәп ишегалдында булган. Ләкин моны хәтерләүчеләр сирәк калган инде.

Тыл ветераны Антонина Осипова әйтүенчә, авылдан сугышка 300дән артык ир-ат киткән, шулар арасында аның да ике абыйсы: Иван белән Федор Ефремовлар да. Икесе дә ил азатлыгы өчен һәлак булган алар. Һәм менә алар яу кырында ятып калган 72 каһарман авылдашлары белән бергә Туган илгә һәйкәл булып кайтты.

Бик күптән көтелгән вакыйга булганга һәйкәл ачу тантанасына яше-карты җыелган. Күбесендә чәчәк бәйләмнәре. Митингны Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин бәйрәм белән котлап ачып җибәрде. Яңа Чүриле һәм Курса разъезды мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы чараны шигырьләр, җырлар белән үреп матур итеп оештырганнар. Рәхмәт аларга. Ә рәхмәтнең иң зурысын авыл халкы шушы һәйкәлне торгызуда башлап йөргән авыл җирлегенә һәм аңа бу изге эштә ярдәм күрсәткән Ринат Шәмәрданов, Ральфик Имамиев, Сергей Савельев, Алексей Савельев, Айрат Мөхәмәдиев, Альфред Рәхимуллин, Марсель Имамиев, Ильяс Гыйбадуллин, Илназ Гыйбадуллин, Камилә Мөхәмәдиева, Татьяна Савельева, Азалия Рәхимуллина, Камилә Шәмәрдановага белдерде.

Митинг барышында киләчәктә һәйкәлдә Ватанга Җиңү алып кайткан хәзер инде барысы да бакыйлыкка күчкән сугыш ветераннарының да исемнәре мәңгеләш-терелер дигән теләк тә әйтелде.

Кызыл лентаны кисү хокукы бертавыштан митингта катнашкан бердәнбер тыл ветераны Антонина Осиповага тапшырылды. Аның һәйкәлдәге абыйлары исемнәре язылган урынны куллары белән сыйпый-сыйпый күз яшьләре белән дога кылуын дулкынланмыйча карау мөмкин түгел иде. Әйе, һәйкәлләр үлеләр өчен түгел, безнең өчен, исәннәр өчен кирәк.

Соңыннан һәйкәлгә венок һәм чәчәк бәйләмнәре салынды. Ринат Шәмәрдәнов авылдашларын кич белән һәйкәл янына бу тантаналы вакыйганы кайнар пылау белән сыйланып бергәләп бәйрәм итәргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International