Арчада Җиңү бәйрәме

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

9 майда Арчада Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды.

Пандемия аркасында узган ел үтмәгәнгәме, арчалар быелгысын зарыгып көткәннәре күренеп тора. Иртәдән шәһәр үзәге чын бәйрәм рухына төрелгән иде. Сагындырган мондый зур, бөтенхалык бәйрәме.

Совет мәйданы шат авазлардан гөрләп тора. Быел мәгариф, мәдәният учреждениеләре оештырган кайсы сугышчылар блиндажын, кайсы партизаннар отряды урнашкан урман аланын яки тылдагыларның фидакарь хезмәтен чагылдырган интерактив мәйданчыклар бик уңышлы килеп чыккан. Ул матур итеп киенгән бакча сабыйлары яныннан бөтенләй китәсе килми. Бер төркеме шәфкать туташлары, икенчеләре очучылар, өченчеләре диңгезчеләр һ.б. Район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин да аларның һәрберсе янында туктап соклануларын белдерделәр. Аннары алар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары – сугыш һәм тыл ветераннарын сәламләделәр. Ни кызганыч, районда  бары тик 12 сугыш һәм 335 тыл ветераны гына быелгы Җиңү көнен каршылый алды. Аларга тиешле кадер-хөрмәтне күрсәтеп кала алсак иде.

Мәйдан уртасында башта кыз белән фронтка китүче егетнең аерылышу мизгелләрен чагылдырган күңелләрне тетрәндергеч бию-күренеш (башкаручылары Адилә Салихова һәм Дилүс Сәләхов) куелды. Аннары  район мәдәният хезмәткәрләре хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның “Бердән-берем” әсәреннән өзек күрсәттеләр. Ул да сугыш чорының авыр хатирәләрен яңартты.

Ирада Әюпова Арча халкына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җит-керде. Хәрби комиссар Алмаз Борһанов исә хәзерге буын хәрбиләренең дә, бабалары үрнәгенә тугры калып, Ватанны сакларга әзер булуларын әйтте. Каһарманнар рухына бер минут тынлык игълан ителгәннән соң Дан мемориалына чәчәкләр салынды.

Бәйрәмнең икенче өлешендә гадәттә шәһәребезнең хезмәт коллективлары катнашында бәйрәм парады, “Үлемсез полк” акциясе уза иде. Пандемия әле һаман безнең тормышыбызга үз йогынтысын ясый, мондый зур масштаблы чаралар үткәрүгә комачаулык итә. Шулай да хәрбиләштерелгән техника парады бик зурлап оештырылган. Хезмәт коллективлары аның өчен бик күп тырышлык куйган. Монда катнашкан һәр оешма, предприятие коллективларына зур рәхмәт!

Соңыннан район үзешчәннәре хәрби-патриотик темага бик матур концерт тәкъдим иттеләр. Ә кичке сәгать 9да Арчабыз күген Җиңү салюты балкытты.

Кыскасы, быелгы Җиңү бәйрәме дә арчаларга хас югары дәрәҗәдә узды.

Тантаналы митингны район башлыгы  Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ул район халкын Җиңү бәйрәме белән котлады, бернинди явыз көчләр дә совет халкының дөньяны фашизм коллыгыннан коткарып калганда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгын хәтердән җуйдыра алмаячак дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International