Шундый заманда яшибез, кеше яхшы якка булган хәбәргә ышанмый хәзер. Моның артында нәрсә дә булса ята, дип исәпли.
Мин үзем “Буран” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы халыктан җыелган сөтнең килограммына 23 сумнан түли башлаган, дигән хәбәрне шатланып кабул иттем. “Моңа орден, кимендә медаль бирергә кирәк!” – мин әйтәм.
Күптән хыялланабыз бит, әгәр ел буе сөт бәясен төшермичә тота алалар икән – бернинди субсидиянең дә кирәге калмаячак. Сыерлар саны да, аны асраучылар да артачак.
“Буран” кооперативы җитәк-чесе Илдар Йосыфҗановка шалтыратам. Телефонны тиз алды, бераздан үзе дә редакциягә килеп керде. Яңа Иябашта яши, кооперативы Арча шәһәрендә урнашкан.
– Минем 4–5 сөт җыючым бар, – ди ул. – Аларга 23 сумнан түлим, алар халыкка 21 сумнан түлиләр. Яшерен түгел, кооперативтан 24 сум 50 тиенгә алып китәләр. Мин сыер асрауның нинди мәшәкатьле эш икәнен яхшы беләм, 3–5 сыер асраган кешеләргә ярдәм итәсем килә. Фермер хуҗалыклары белән дә хезмәттәшлек итәргә исәп”.
Иске Ашыттагы кооператив җитәкчесе Фәргать Гай-нуллинның фикере башкачарак.
– Мин элегрәк сөтне Илдарга тапшыра идем, – ди ул. – Бер ел инде аңа тапшырган юк. Илдар шуның ачуын алмакчы. Иске Ашытка килеп керүенең дә сәбәбе шул. Безнең өч авылда (Иске Ашыт, Печмәнтау, Иске Кенәр) болай да өч җыючы бар иде инде, менә хәзер дүртәү булдык. Илдар башка авылларда халыкка 23 сумнан түләми бит, ә Иске Ашытта түли. Ул моны миңа үч итеп эшли, шундый юл белән кооперативны таратмакчы. Мин бу турыда төрле урыннарга мөрәҗәгать итеп карадым, әмма моңа игътибар итүче булмады.
Әйе, заманалар башка хәзер, син болай эшлә, тегеләй эшлә дип өстәл сугулар артта калды. Халыкка арзан түлисез, бәяне фәлән сумнан киметмәгез, дип үгетләгән еллар да булды. Көндәшлек хәл итә бүген күп нәрсәне һәм ул мәкерле көндәшлек булмаска тиеш.
– Мин бу өлкәдә 20 елдан артык шөгыльләнәм, – ди Илдар Йосыфҗанов. – Һәм беркайчан да кешеләргә зыян салганым булмады, үзем зыянны күп күрдем, банктагы акчалар янды, тапшырган сөт өчен алачаклар калды.
Фәргать Гайнуллин да 20 елдан артык халыктан сөт җыя, иң авыр чорда да кешеләргә тиешле акчаны түләп барды, дип беләм.
Ташкичү авыл җирлегенә кергән авылларда сыерларны күп асрыйлар. Иске Ашыт авылында ике көтү чыга.
– Иң мөһиме – кешеләр канәгать булсын, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин. – Сөтне кая тапшырасын һәр кеше үзе хәл итә. Без дә сөт җыймагыз, дип кемнедер куып җибәрә алмыйбыз, халыкны алдамасыннар гына.
Миңа бер сөт җыючы: “Күп түләгән өчен башка сөт җыючылар мине күрә алмый инде. Тагын бер сумга арттыру мөмкинлегем бар, тик мине ашап бетерерләр, дип кенә куркам”, – дигән иде.
Гади генә булып күренсә дә, алай бик гади нәрсә түгел ул сөт дигәнең. Кибеткә барып җиткәнче күпме катлаулы юллар үтәсе бар әле аның.
Ильяс Фәттахов