14 нче декабрь көнне «Арча” спорткомплексында 2004-2007 нче елгы егетләр арасында, “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Локманов Әгъләм Тавис улы призына үткәрелгән көрәш ярышларының призерлары:
13-15 декабрьдә Казан шәһәренең «Ак Барс» көрәш сараенда инде традиционга әйләнгән, 2002-2004 елгы ир-атлар һәм хатын-кызлар, 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар, 2008-2011 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча XII Бөтенроссия турниры узды.
2019 елның 18 декабрендә 11 сәгать 30 минуттан 12 сәгать 30 минутка кадәр Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча Казан районара табигать саклау прокуратурасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә (белешмәләр өчен телефон: 3-10-44).
Бүген булганнар иртәгә тарих инде, дип тә әйтәләр. Ә тарихны музейларда кадерләп саклыйлар. Үткәнебезне бүгенге белән чагыштыру, аның кадерен белү, гыйбрәт алу өчен музейларга ешрак керергә кирәк безгә.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр ункөнлеге булып узды. Ул өлкәннәр концерты белән башланып китте. “Без, адәм балаларына, һәрвакыт нидер җитми. Ашыгабыз, тормышыбыздан зарланабыз. Сәламәтлек су өстендәге көймә кебек чайкала башлагач кына уйга калабыз. Сәламәтлекнең зур байлык булуына инанабыз. Кызганыч, аякка басу белән тагын алга чабабыз. Янәшәбездәге дүрт стена арасында яшәргә мәҗбүр булганнарның моң-зарларын ишетергә вакытыбыз да калмый.
Иң башта Рамил белән таныштырып узыйк әле. Ул шушы авылда туып-үскән, 90нчы еллар азагында тренер Таһир Лотфуллинда шөгыльләнеп район, республика турнирларында җиңү яулап килгән өметле яшь көрәшче иде. Ни кызганыч, 2000 елның августында дус егете Илнур белән юл һәлакәтендә чәчәктәй яшь гомерләре өзелде. Ул көнне авыл халкы әле дә тетрәнеп искә ала. Язмыштан узмыш юк... Урыннары оҗмахта булсын.
Арча сәнгать мәктәбендә узган ачык хатын-кызлар клубында сүз әнә шул хакта барды. Аны район хакимияте, район хатын-кызлар советы “Сөембикә” журналы белән берлектә оештырды. “Матур булыйк” дип аталган чарада хатын-кызлар өчен матурлык тудыручылардан “ТААРУГА” авторлык киемнәр остаханәсенә нигез салучы Екатеринбургтан Татьяна Ефремова, психолог Зөлфия Әлмөхәммәтова, косметолог, “RESEDAODOR” җитәкчесе Резеда Нурисламова катнашты.
Рәшидә әби гади генә әби түгел, ул иң бай әби булуы белән дә соклану тудырды. Ире Харис белән 9 бала тәрбияләп үстергән, 17 оныклары, 16 оныкчыклары бар. Балаларның 8е бүгенге көндә исән-саулар. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис абый 1970 елда вафат булган. Бригадир, тегермәнче булып эшләгән.
Наҗия Ибраһим кызы Чистай районында туып-үсә. Әти-әнисе Ибраһим һәм Гәйшә Үзбәкстанда кавышып, сугыштан соң Татарстанга күчеп кайталар. Башта мәктәптә, аннан техникумда белем алган кыз, хисапчы булып эшкә урнаша. 1960 елда кияүгә чыга. Озакламый кызлары Рәисә дөньяга килә. Тик тормыш иптәше генә бик иртә бакыйлыкка күчә. Тумыштан 2 төркем инвалид булган кызын берүзе тәрбияләп үстерә.
Кәримә Галиева Колачы авылында туып-үскән. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Ул чордагы авырлыклар аны да читләтеп үтмәгән. 14 яшеннән “8 Март” колхозында һәм артельдә эшләгән. 1949 елда сугыштан кайткан Габдулла Галиевка кияүгә чыккан. Алты балалары туган. Аларның өчесе вафат.