Аны гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова килде.
Сания апа бүгенге көндә кызлары Асия белән Әлфия тәрбиясендә, балаларына рәхмәт укып яшәп ята. Авыр кайгылар кичереп, ирен, ике улын югалткан анага кызларының, оныкларының якын итеп яшәвеннән дә зур бәхет юк.
Хәер, Сания апаны язмыш кечкенә чагыннан ук сыный. Сынмассыңмы, сыгылмассыңмы, янәсе. Сыгылмый Сания, әнисе вафат булганда әле мәктәп бусагасын атлап кермәгән булса да, сеңлесе белән үги әни кулына калсалар да, тормыш авырлык- ларын нәни җилкәсендә күтәреп яшәргә көч таба. Икенче әниләре аларны тагын 5 эне-сеңел белән бүләкли, тик бүгенге көндә беркеме юк инде, урыннары җәннәттә булсын.
Арча районы – борынгы бабаларыбыз гомер иткән, гүзәл табигатьле, татар халкының әдәбиятын, мәдәниятен, күркәм гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән бөек Тукайны, Мәрҗанине һәм башка искиткеч олы шәхесләрне үстергән тарихи төбәк . Без язучы Мәхмүт Галәү, халык драматургы Галиәсгар Камал, халык язучылары Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, кыскасы, алтмышка якын каләм остасы белән горурланабыз. Шулар арасында филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләре иясе, тәрҗемәче , танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым Хәсәнова, М.Мәһдиевның туган авылы Гөберчәк янәшәсендәге Сеҗе авылы егете - язучы, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Вакыйф Вәкил улы Нуриев исемнәре дә бар. 29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.
Пермь өлкәсе Барда районында ата-аналар һәм педагоглар өчен "Туган тел һәм татар телен яңа шартларда өйрәтү.Татар телен өйрәтүне камилләштерүдә тәҗрибә һәм методик тәкъдимнәр" темасына VI нчы тапкыр Россиякүләм Халыклар берлеге форумы булды.Әлеге форумда Татарстан делегациясе составында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәмәдияров,милли мәгариф өчен җаваплы методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина,Яңа Кенәр урта мәктәбе директоры Әгзам Әдхәм улы Гайфуллин, Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Гилмулла кызы Шафигуллина катнашты.
Аның максаты-балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренә, аларның лидерларына һәм җитәкчеләренә эшчәнлекне стимуллаштыру һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтү, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә һөнәри кадрларны ачыклау мәйданчыгы булдыру.
Әлеге конкурста Укучылар сараеның "XXI гасыр яшьләре" берләшмәсе җитәкчесе Журавлева Ксения Олеговна, анда тәрбияләнүче Шәйхелисамова Карина Булатовна, Прахова Карина Руслановна һәм Түбән Мәтәскә урта мәктәбе педагог – оештыручысы Тимербаева Лилия Рафилевна катнашты.
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сентябрь аена йомгак ясадылар. Беренче урынга “Тукай” хуҗалыгы чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка күчмә кубок тапшырды.
“Тукай” хуҗалыгы инвестор Рәфыйк Хөснетдиновтан уңды. Районда үз акчасына 500 баштан артык сыер сыешлы комплекс төзетә алган башка кеше юк әле. Башка күп төзелешләр алып барыла, яңа техника, җиһазлар кайтарылды. Нәселле таналар сатып алдылар, яңа технологияләр кертелә.
Гомумән, гел сәнгать, иҗат дөньясында кайнап яши Марсель абый: клуб мөдире, һәвәскәр шагыйрь, районда узган чаралардан бервакыт читтә калмый, хәтта телевидение тапшыруларында да еш катнашып, Арча районы данын яклап йөри. Тиен кебек бөтерелсә дә, күңелендәге илһам чишмәсе һич тынгы бирми үзенә: юлда баргандамы, йокларга яткачмы, тәүлекнең кайсы сәгатендә булмасын, ургып чыга да, шигырь юллары булып кәгазь битләренә ята. Илһам чишмәсе ташып чыккан иҗат җимешләре аны ике китап чыгарырга мәҗбүр иткән дә инде.
Ул “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проектын гамәлгә ашыру кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы “социаль такси”ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.
Арчада бу юнәлештә нәрсәләр эшләнә? Кызыксынып берничә сорау белән без район халыкны социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакировага мөрәҗәгать иттек.
Искә төшерик, 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульлек белән шөгыльләнүгә мөмкинлек бирүче закон көченә керде. Билгеле бер кагыйдәләр нигезендә шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштермичә үз эшчәнлегеңне алып баруга юл бу.
Керемеңә карап, дәүләткә салым түлисең, әмма Пенсия фондына взнослар кертү мәҗбүри түгел. Безнең районда 300дән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
Декларация тутырасы юк. Үзмәшгуль булу өчен салым түләүче буларак исәпкә басарга кирәк.
Людмила Александровнаны без тегүче буларак беләбез. Арчада яши. Эшләгән җиреннән китеп, үз эшен башлап җибәргән.
Көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә үткәрелгән ярыш әле кичә генә булган шикелле иде, кай арада ике ел үтеп киткән! Бу юлы “Арча” спорт комплексында 2006, 2007 елгы малайлар көрәште. Ярышларга көрәшченең улы Ленар Мортазин иганәчелек итте.
Шимбә көн иртәнге сәгать 10да башланды ул. Көрәшчеләрне район башлыгы Илшат Нуриев сәламләп, уңышлар теләде. Ленар Мортазинга Рәхмәт хаты тапшырды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының һөнәри белеме һәм һөнәре буенча кимендә 3 ел стажы булган хезмәткәрләре катнаша ала.