ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

Октябрьнең беренче көне Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без өлкән яшьтәге әти-әниләребезне, туганнарыбызны, якыннарыбызны котлыйбыз, аларның хезмәтенә, кешелеклелегенә, түземлек, сабырлыгына сокланабыз һәм рәхмәт әйтәбез.

26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы”  ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка”  хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Әхмәт абый Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туган. Гаиләдә өч бала, ул иң олысы. Әнисе гомере буе колхозда эшләгән. Әтисе терлекче булган, тик сугыштан әйләнеп кайтмаган. Ленинград блокадасында һәлак булган. Сугыш башланганда әле бишенче сыйныфны гына тәмамларга өлгергән Әхмәткә өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килгән. Окоп та казыган, урман да кискән – барын да күрергә өлгергән.

Рәхимә апа революциядән соң, 1919 елда дөньяга килгән. Гаиләдә алты бала булса, беренчесе – ул. Алты бала, юклык заман – хәерчелек аларны да читләтеп үтмәгән. Бик яшьли, 1938 елда Апазның Фаяз исемле егетенә кияүгә чыккан.

– Әнинең күргәннәре... язып кына бетерерлек түгел. 1939 елда тиф белән авырткан ул. Самолет белән Казанга алып киткәннәр. Авыруны җиңеп чыккан. Хәзер алып кайтасы бар бит. Туганнар авылга үлде, дип хәбәр салганнар. Югыйсә, алып кайтырга ат бирмиләр. Шундый заманалар булган, – дип искә төшерә әнисе сөйләгәннәрне кызы Рәйхана. – 1939 елда әтине фин сугышына алганнар, аннан исән-сау кайткан. 1941 елның августында Бөек Ватан сугышына киткән. Әни йөкле булып калган. Ринат абый шул елны октябрь башында туган. Әти кайтканда ул инде йөгереп йөри торган бала булган.

Ишек ачылып китте. Бүлмәгә Мөнирә апа килеп керде. Әле беркөнне генә анда кунакта, Ташкичүдә булган идем...

– Орден-медальләр тагылган кофтамны күрсәтә алмадым, менә алып килдем, – диде ул сумкасын актара-актара. – Энемдә, Казанда булган...

Кофтасын кидереп, фотога да төшереп алдык без аны.

– Авылга нәрсә белән кайтасың? – дип борчылып сорыйм. Ни әйтсәң дә, 90га җитеп килә бит инде ул!

Кеше язмышы төпсез кое кебек бит ул. Башта янына барырга куркасың, аннан төбенә төшеп җитә алмыйсың. Көтмәгәндә очрашып, аралашып киткән Дания апаның да кичергәннәре башка сыймаслык. Үзем тыңладым, үзем аның күңелен яраламас өчен күз яшьләремне эчемә йотып утырдым. Дания апа турында язу түгел иде исәбем. Чакыруы буенча очрашканга беренче булып аның фатиры ишеген шакыдым. Үземнеке үземә җиткән, күршем өчен кайгырам, диләрме әле? Ялгыз кешенең шул бит инде. Ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен белдерәсе килә. Ул да һәрчак булышырга әзер торган күршесе турында газетада яздырырга теләгән. Шул уңайдан сүз ара сүз чыгып, аның тормыш юлын да урап килдек.

Ярышта катнашучылар көрәш, волейбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, шашка, шахмат, бадминтон, бау, таяк белән тартышу буенча ярыштылар. Нишләптер программага авыл җиренә хас кул көрәше, гер күтәрү кертелмәгән.  Савымчы һәм механизатор һөнәре буенча аерым ярышлар булды. Савымчы һөнәре буенча җиңел атлетика, көч гимнастикасы, саву аппаратын җыю һәм сүтү буенча сыналдылар. Ә механизатор һөнәре буенча җиңел атлетика, көч гимнастикасы, трактор йөртү буенча ярыштылар.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча районы территориаль органына районда яшәүче берәү мөрәҗәгать белән килә. Ул инстаграм челтәрендә ташлама белән товарга заказ биргән. Беркөн почта аша посылка килә, тик посылкада ул заказ биргән урынына бөтенләй башка төрле, Кытайда эшләнгән товар килгән.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан Өлкәннәр көненә багышланган Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрү планлаштырыла.

30 сентябрьдә Балтач  шәһәр тибындагы  поселогында Арча,  Саба, Кукмара һәм Балтач районнарыннан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  эшкәртүчеләр  җыела.   Алар  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперациясен  үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  җитештерелә  торган  продукцияне  эре  сәүдә  челтәрләре  аша    сатуда  ярдәм  итү  өчен  эре    ритейлерлар белән  очрашу  оештыра.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International