ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.

Кабул итү вакыты-11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.


12
июль, 2019 ел
җомга

Аны укыгач: “Ярый әле без дөньяның иң тыныч урынында яшибез”, – дип шатланып куясың. Менә шундый хикмәтләрнең берсе. Америкада бер кеше өй астында нәрсәдер эшләп маташа. Өстә ниндидер гөжләгән тавыш ишетелә, чыгып караса – өе юк моның, ул якларда еш була торган өермә күтәреп алып киткән өйне...

Әңгәмәдәш – Арча районында пенсияләр буенча клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

– Гөлназ Гыйлембаевна, быел иң аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсиясен индексацияләүдә үзгәрешләр бар. Шул турыда аңлатсагыз иде.

– 2019 елның 1 апрелендә чыккан Федераль закон (№49-ФЗ) пенсияне яшәү минимумыннан ким алучы һәм эшләмәүче пенсионерларга кагыла. Пенсия хәзер тулаем пенсия кеременнән чыгып индексацияләнә. Ә пенсионерның тулаем кереме ул пенсия суммасыннан һәм ай саен бирелә торган өстәмәләрдән (ЕДВ) гыйбарәт.

Арча шәһәрендә яшәүче Рәйсә Шәйхетдинованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котлап район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде. Ул юбилярга РФ Президенты һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов 2 июльдә Өчиле авылында яшәүче Зәйтүнә Хәкимуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Аны гомер бәйрәме белән котлап килгән район социаль яклау бүлегенең Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Миләүшә Шакирова юбилярга РФ Президенты В. Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова аны олы юбилее белән котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр саны кискен артты. Узган ел беренче яртыеллыкта бер генә булса, быел алты айда 10 җинаять теркәлде. Ун тапкырга артык дигән сүз.

“Җиңү язы” бәйгесе икенче ел рәттән Арча шәһәрендә урнашкан “Эрудит” белем үзәге тарафыннан оештырылып килә. Быелгы бәйгедә 3 яшьтән 12 яшькә кадәр 45 малай һәм кыз катнашты. Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйгенең шартлары буенча алар патриотик темада шигырь сөйләргә, әлеге чыгыш белән видеоны социаль челтәргә урнаштырырга тиеш иделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International