ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге каршындагы түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева.

Беркөн 30 градуслы салкында тунга төренгән берәү балык тоту җайланмаларын күтәреп су буена төшеп бара. Ә без җылы машинада. “Эх, җылы өендә генә утырса инде”, – ди юлдашым.

Сезне  2018 елның 15 февраль көнне ГТО фестивале кысаларында Арча шәһәре стадионында уздырылачак  "Безнең гомуми нәтиҗәләр - безнең уртак мөмкинлекләр" кышкы ГТО нормативлары тапшыру фестивалендә  катнашырга чакырабыз.

Катнашучыларның яше: 9 яшьтән алып 70 яшькә кадәр


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

19 гыйнварда “Лотфуллин З.Р.” ширкәте базасында терлекчелектә 2017 ел йомгакларына багышланган семинар–киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, ветеринария белгечләре, ферма мөдирләре, ясалма орлыкландыру техниклары катнашты.

Шимбә көн кич белән авыл халкы Иске Ашыт клубына “Сәяра” халык театр ветераннары Илшат Заһидуллин белән Галимулла Шәрәфиевның иҗат кичәсенә җыелды.

Без килгәндә өйдә мәш килеп Коръән ашына әзерләнеп йөриләр иде. Курса– Почмак авылында улы Гыйлемхан, килене Гөлсинә гаиләсендә яшәүче әниләре Фагыйлә апа Вәлиуллинаның 90 яшьлек юбилеен балалары әнә шулай туганнарын, якыннарын, күршеләрен чакырып, зурлап билгеләп үтәргә булган.

23 гыйнварда өченче чакырылыш Арча район Советының чираттан тыш 21нче утырышы булды.

“Казансу” паркы Арчабызның бизәгенә әверелде. Матурлык ягыннан да, халыкның яратып йөрүеннән чыгып та. Узган ел җәй буе шунда коендылар, кызындылар.Төрле бәйрәмнәрне, әдәби мәйданнарны шунда оештырдылар.


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

12  нче  январь  көнне Арча Укучылар сараенда белем бирү учрежденияләре арасында спорт туризмы буенча спортзал шартларында шәһси һәм команда  беренчелегенә район ярышлары уздырылды. Бу ярыш беренче тапкыр  яңа, җиһазланган “Арктур” мәйданчыгында үтте.


19
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Күптән түгел генә Курса–Почмак авылына барып Мөнәзәхә әби Галимбәкованы туксан яшьлек юбилее белән котлап кайттык. Бик авыр заманнарны кичергән буын бу, ачлы–туклы килеш бушка диярлек колхозда хезмәт иткәннәр, сугыш елларында урман кискәннәр, окоп казыганнар. Мине иң тетрәндергәне әбинең: “Чана тартып басуга тирес түктек”, – дигән сүзләре булды. Күз алдына китерегез: 14–15 яшьлек кызлар карга бата–чума тирес төялгән чана тарта. Кышын чана, җәен “уфалла” арбасы...


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International