ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2007-2008 елгы егетләр арасында баскетбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.

2 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2007, 2008, 2009 елгы егетләр һәм  кызлар арасында йөзү буенча Арча районы  беренчелеге узды. Ярышта Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 57  егет һәм кыз-бала катнашты.

1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2004-2005 елгы кызлар һәм егетләр җыелма командалары арасында волейбол буенча ачык Арча районы беренчелеге узды. Ярышта 104 спортчы -  8 егетләр командасы һәм 5 кызлар командасы катнашты.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

1 ноябрь көнне “Арча” спорткомплексы бассейнында 2002, 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм  2003-2004, 2005-2006 елгы кызлар арасында йөзү буенча Арча районы  беренчелеге узды. Ярышта Арча” балалар һәм яшьләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре - 43  егет һәм кыз-бала катнашты.

30 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2002 һәм олырак, 2003-2005 елгы, 2006 һәм яшьрәк  егетләр һәм кызлар арасында бадминтон буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды.

31 октябрь көнне “Арча” спорткомплексы спорт залында 2003-2004, 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Арча районы шәхси-команда беренчелеге узды. Ярышта Арчаның 1 номерлы урта белем бирү мәктәбеннән,  Арчаның 3 номерлы башлангыч белем бирү мәктәбеннән , Иске Чүриле  урта белем бирү мәктәбеннән, Яңа Кырлай урта белем бирү мәктәбеннән,  Хасаншаех төп гомуми белем бирү мәктәбеннән  һәм Кукмара районыннан 33 егет һәм 16 кыз-бала катнашты.

Безнең әти авылда көтү чиратын алып бара иде. Ул вакытта авыл нык, маллар күп, язга чыгуга көтү алырга килүчеләр күренә башлый. Шуларның берсе дәфтәрдәге баганаларны карап чыга да: “Менә бу баганасы булмаса иде аның!” – дип куя.

30 октябрь ел да сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел да бу көнне Арча үзәгендәге сәяси репрессия корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып үтте. Һәйкәлгә чәчәкләр дә куйдылар. Митингта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты

“Арча” спорт комплексында көрәшче Фәргать Мортазин истәлегенә мәктәп укучылары арасында ярышлар булды. Ярышка Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау, Саба, Теләчедән дә килделәр.

Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Ярыш- ларны халыкара категорияле судья, Россия чемпионы Рифкать Җәләев, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов хөкем итте.

Ана телебезне, милләтебезне саклау, үстерү, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү һәм районның каләм тибрәтүчеләрен, башлап язучыларны барлау максатыннан, Арча үзәк китапханәсе, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең “Арск–информ” филиалы, “Каурый каләм” әдәби иҗат берләшмәсе һәм Арча районы “Ак калфак” оешмасы “Мин татармын” исемле бәйге игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International