ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2015 ел
җомга
Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын йөрәктән Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу изге көннәрдә барлык мәчетләрдә дин кардәшләребез тынычлыкка, тәүбәгә һәм мәрхәмәткә өндәп Аллаһыга ялвара. Барчабыз да ихластан китергән корбаныбыз кабул ителсен, йөрәктән чыккан сүзләребез бөек Аллаһ тарафыннан ишетелсен дип тели. Барлык дөнья диннәре өчен уртак булган игелек, мәхәббәт һәм гаделлек идеаллары һәр кешенең күңелендә урын алыр һәм динара талашларны һәм сугышларны туктатыр дип ышанабыз.
Иртән 6 сәгатьтә 80 километр арада узышачак ат чабышына старт бирелә.
11 сәгатьтә бәйрәм программасы башлана.
Арча шәһәре башкарма комитеты хәбәр итүенчә, “Татарстан кроссы–2015” массакүләм–спорт чарасы вакытында 27 сентябрьдә 9дан 12 сәгатькә кадәр Арча шәһәренең Интернационал һәм Зур урамнарында автотранспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә.
21 сентябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышында депутатлар Илшат Габделфәрт улы Нуриевны район башлыгы итеп сайладылар.
1, 10 октябрьдә сәгать 11дә район Мәдәният йортында Арча халык театры спектакльләре куела.
25 сентябрьдә 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясе Арча җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушлай консультация уздыра. Язылу өчен тел.: 3-18-08.
27 сентябрьдә Арча шәһәре стадионында “Татарстан кроссы – 2015” ярышлары була. Сәгать 10да башлана.
Ветераннар декадасы алдыннан “Кайнар линия” эшли, сорауларыгыз белән 3–13–33, 3–23–30, 3–28–45 телефоннары буенча шалтырата аласыз.
15 августтан 15 сентябрьгә кадәр үткәрелгән “Игътибар – балалар!” профилактик чарасына нәтиҗә ясалган
Газиз Пошалымы турында җырлар башкарып сагынып–саргаеп яшәмәве белән бәхетле Рөстәм. Чөнки җырчының күп вакыты авылда уза. Авылда аның гаиләсен, оныкларын сагынып көтеп торучы газиз кешесе — әнисе Разия апа гомер итә. 85 яше белән баручы ана, үз аякларында йөри, кош–корт асрап, улының Татарстанга гына түгел, дөнья буйлап сибелгән татар халкына моңнарын бүләк итүенә куанып яши. Ә җырчы, туган ягына һәрвакыт үзгә дәрт белән кайтып, көч җыеп китәм, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International