ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2015 ел
җомга
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кытай гражданлык инженер-төзелеш корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләшенде.

Илдар Халиков Кытай партнерлары тарафыннан Татарстан Республикасына игътибар һәм кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук соңгы вакытта республикада Кытай компанияләре катнашында күп проектлар гамәлгә кертелә, дип билгеләде. Аерым алганда, бу "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгында Кытайның суыткыч җиһазлары һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча “Хайер” (Haier) компаниясе проекты.
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итү хокук бозу фактының видеоязмасы һәм фотосүрәтләре кушымталанган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почта адресына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә җибәрү яисә үзең килеп тапшыру юлы белән башкарыла.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 88 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

13.08.2015 ел, 17.39, Түбән Кама районы, Олы Афанасово авылы, Ленин урамы,31.
Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше нәтиҗәләре турында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Коллегиясе утырышында бүген министрның беренче урынбасары Сергей Демидов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча:

Күп балалы гаиләләр саны – 36 248;

Исемлеккә кертелгән – 31 403;

Җир кишәрлекләре бирелгән – 23 530 (74,93%).

Сергей Демидов, чыгышында, бүгенге көндә күп балалы каиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү процентының кимүен азсызыклады. Ел башына 78,54% гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән булса, бүгенге көндә бу күрсәткечләр 74,93% ка кадәр төште, диде. Районнар мәгълүматы буенча, күрсәткечләр кимүнең төп сәбәбе – өстәмә җирләрнең булмавы.

01.08.2015 көненә Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Арча, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Саба, Чистай районнарында процент күрсәткечләре 94% тан түбән.
Бу − еллык планның 64 проценты

Республиканың муниципаль милке һәм җирләре белән идарә итүдән Татарстан бюджеты беренче ярты еллыкта 2 млрд 613 млн сумга арткан, бу еллык планның 64 проценты. Керемнең 45 процентын (якынча 1 млрд 174,6 млн сум) җир участокларын арендага бирү, 28 процентын (730,6 млн сум) җир участокларын сатудан кергән акчалар тәшкил итә. Быелгы керем, узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 0,5 млрд сумга арткан.

Бу хакта бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының коллегия утырышында министр урынбасы Рөстәм Шәмиев хәбәр итте. Утырыш ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев рәислегендә узды.

Керемнәрнең күп өлеше Казан шәһәренә туры килә. Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, быел Татарстан башкаласы республика бюджетына 431 милн сумга артыграк акча китергән.
Аларны җирнең кадастр кыйммәтеннән чыгып исәплиләр

Җир участокларын законсыз рәвештә үзләштергән физик затларга салына торган штрафның минималь күләме 5 мең сумга җиткән: элек ул 500 сум булган. Вазыйфаи затлар җир законнарын бозган өчен 20 мең сумнан алып, ә юридик затлар исә 100 мең сумнан алып штрафка тартылырга мөмкиннәр.

Җирләрне максатчан файдаланмаган очракта штрафлар күләме физик затларга кимендә 10 мең сумга, вазыйфаи затларга 20 мең сумга, юридик затларга 100 мең сумга төшәчәк.

Җирдән файдалану өлкәсендә хокук бозганнарны административ җаваплылыкка тартуның яңа тәртипләре быелның 20 мартыннан гамәлгә кергән.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин хәбәр итте.
Татарстан Франция һәм Бельгияне отып WordSkills Competition үткәрү хокукын алды. 2019 елда эшче һөнәрләр буенча чемпионат Казанда үтәчәк.
Быел республикада 11нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы белешмә белән генә чыккан. Арча районында узган ел андыйлар бишәү иде. — Бездә быел укучыларның барысы да аттестат алу бәхетенә иреште, — ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев. — Бу безнең барыбыз өчен дә сөенечле вакыйга.
Арчада журналист, шагыйрь, РСФСРның атказанган төзүчесе Вазыйх Рәхимовка 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе узды
Матурлыкны күрә алу гына аз, тудыра белү дә кирәк. Ә аның өчен тырышлык кына җитми, бераз гына булса да хыялыйлык та сорала. Тирә – юньнәрен яшеллеккә күмгән, чәчәкләр патшалыгында утырган, төрле фигуралар ясап, үзенең әкияти дөньясын булдырган кешеләргә сокланам мин. Хезмәтеңне итсәң, көчеңне җәлләмәсәң, фантазияңне эшкә җиксәң генә мондый гүзәллек тудырып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International