ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
2015 елның 1 февраленнән 2015 елның 24 апреленә кадәр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Россиякүләм социаль компания барды. Ул “Куркынычсызлык прогнозы” дип атала. Анда безнең 5нче гимназия укучылары да катнашты.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
22 апрельдә - Шурабаш авыл мәдәният йорты һәм Шура авыл клубы хезмәткәрләре "Өмет" Яңа Кенәр тернәкләндерү үзәгендәге өлкәннәр өчен хәйрия концерты оештырды.
21 апрельдә - Ашытбаш авыл мәдәният йортында, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык күпере урнаштыру максатыннан, балалар белән "Җырлы-биюле балачак" дигән чара уздырылды.
20 апрельдә - "Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Шушмабаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре клуб яны территориясен чистарту һәм һәйкәлне төзекләндерү эшен башкардылар.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Арчаның өченче мәктәбе урынында төзелеш эшләре башлангач, күпләрне анда ни буласы кызыксындырды
1973 елда 1 майга чәчү бетте. Минем редакциядә яңа эшли башлаган ел иде бу. Беренче командировка – “Ракета” колхозына
Район фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов: “Менә хәзер җыелыр өчен бүлмәбез бар, – диде фермерларга. – Монда аерым белгеч тә утырачак”.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел. Әмма әлегә кадәр хәбәрсез югалган туганнарының кайда күмелгәннәрен белә алмаучылар бик күп. Безнең районда да бар алар. Бер очрашканда Казан Кремле каршындагы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов: “Хәбәрсез югалганнар юк, алар бар да батырларча һәлак булган. Аларның калдыкларын табып, туганнарына җиткерү һәм җир куенына иңдерү безнең изге бурычыбыз”, – дигән иде.
24 апрельдә Арча район Советы утырышлар залында район Советының 48 чираттагы утырышы була. Сәгать 9да башлана.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район Советы бинасында (Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт) 28 апрельдә сәгать 9дан 11гә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына бушлай бердәм юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International