ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2014 ел
җомга
“АСПК” җәмгыяте коллективы Арча стадионы спорт залында ГТО нормаларын тапшырды. Афәрин, кирпеч җитештерүгә өзеклек китермичә җитәкчеләре Вазыйх Бикмуллин белән бергәләп физкультура–спорт комплексын тапшырырга килделәр.
Узган атнада Урта Курса мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан искиткеч җылы, тәэсирле бәйрәм булды. Ул көнне бирегә 1941 елга кадәрге өлкәннәр чакырылган иде. — Бүген без сугыш чоры авырлыклары кичергән өлкәннәребезнең батырлыкларын барлар, аларга мәдхия җырлар өчен җыелдык, — диде алып баручы чал чәчләрен ак яулыклары эченә яшергән, маңгай җыерчыкларын түбәтәй читләре белән каплаган апалар һәм абыйларга мөрәҗәгать итеп. — Без, сездән соң килгән буын, менә 70 ел инде сез яулап алып биргән якты, матур, тыныч тормышта яшибез.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев Арча шәһәрендә яшәүче Исхак Хәбибуллинга “Ленинградны блокададан тулысынча азат иткән өчен” медале тапшырды.
Аңа кадәр мәктәпләрдә иң көчлеләр ачыкланган иде
Курса–Почмак авылында 1909 елда туган Хәкимулла Сәмигуллин 1941 елның 27 июлендә сугышка алына. Әлегә кадәр ул хәбәрсез югалган дип исәпләнгән иде
Һәр ел ТР Дәүләт Советы инициативасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында мәктәпләрдә парламент дәресләре уза. Бу атнада район җирлегендәге мәктәпләрдә дә Россия парламентаризмы көне уңаеннан парламент дәресләре атналыгы бара.
Ноябрьнең 10сыннан 12сенә кадәр Казанда мәктәп балаларының I республика фән фестивале узды
Арча үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, “ВИЧ турында сөйлә. ВИЧка тест уз” дигән лозунг астында 21-28 ноябрьдә ВИЧка тест үткәрү Европа атналыгы була
Кар булмаса да, роликларда чаңгы таяклары белән 1 км әйләнәне тыз–быз чабып кына торалар
“Шахмат һәм шашка йортында” район предприятие, оешма һәм учреждениеләре арасында шашка буенча ярышлар булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International