ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2020 ел
җомга

Районда хокук бозуларны барлау буенча дүрт мобиль төркем эшли башлады

 Ул Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның 2020 елның 13 маенда язылган 20-54/5901 хаты нигезендә төзелгән.

Сишәмбе көнне мобиль төркем  белән (район административ комиссия баш белгече Илдар Нотфуллин, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Арчадагы төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов) Иске Кырлай авыл җирлегенә кергән авылларга юл алдык.

Бөек Ватан сугышы ветераны Ризван Исмәгыйлев белән без Җиңү көне алдыннан аңа бәйрәм бүләкләре тапшырырга барганда очраштык

Ул үзен шулай якын итеп килгәннәренә чиксез сөенде, бик теләп сугыш елларында күргәннәре белән уртаклашты. Соңыннан оныгының хатыны Рания белән озата чыкты, честь биреп саубуллашты.

Ризван абый килене Рания тәрбиясендә яши икән. “Кулымнан килгәнчә тәрбияләргә тырышам, – ди Рания. – Мунчаларга кадәр алып кереп юындырам. Уколлар кадыйм. Соңгы вакытта еш авырый башлады әле. Күргәннәр эзсез генә югалмый шул”. Рания аның истәлекләрен дәфтәр битләренә төшереп барган булган. “Ярый сораштырып язып барганмын әле”, – дип алар белән дә уртаклашты.

1923 елны Шура авылында туа Ризван абый. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Казанга ФЗӨга укырга китә, телеграфист-аппаратчы һөнәрен үзләштерә, Морзе азбукасын өйрәнә.

Тәлгать абый белән еш очрашабыз, редакция белән янәшә генә яши ул. Быел район башлыгы Илшат Нуриев белән өйләрендә дә берничә тапкыр булдык. Бүгенге көндә районда исән булган 18 Бөек Ватан сугышы ветераннарының берсе ул.

– Мин күргәннәрне язсаң, үзе бер китап булыр иде, – диде ветеран соңгы очрашуда.

– Син сөйләрсең, мин язармын, аралар ерак түгел, – дидем.

Арчада яшәүче Мария Ильинага 95 яшь тулды.

Юбилярны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды. Мария Георгиевна бүләкләргә ихластан шатланды.

– Мин үзем Арча кызы. Сугыш башланганда 16 яшь иде. Сугышка китәсе идем, алмадылар, син әле яшь, 17 тулсын, йөрмә монда, диделәр. Яшь булсак та, бөтен эшне башкардык. Безне авылларга җибәрәләр иде. Кыр эшләренә. “Ворошилов” колхозына күп йөрдек, Кәчегә. Кая кушсалар, шунда булдык. Хәрби госпитальдә дә яралы солдатларны карарга туры килде. Дүрт ел буе, – диде Мария Георгиевна.

Нурияздановлар дәүләттән авыл җирендә яшәүче 25 яшькә кадәр беренче баласын тапкан хатын-кызларга бирелә торган 50 мең сум акчага ия булды

Илүзә белән Рамил Нурияздановлар апрель аенда тәүге тапкыр әти-әни булу бәхетен татыган. Уллары Ратмирның туу шатлыгына куанып йөргән көннәрдә, бер ай да узмас ук аларга дәүләт тарафыннан 50 мең сум акча да бирелгән.

Узган якшәмбедә Югары Аты авылында янгын күз ачып йомганчы ике йорт юкка чыгарды

Без килгәндә Фирая һәм Әмир Ахуновлар, кызлары Алинә янгыннан алып чыгарга өлгергән әйберләрне урнаштыралар иде. Бик авыр хәл булса да, үзләрен кулда нык тоталар. Монда төшенкелеккә бирелергә һич ярамый, чөнки йорт-ны торгызасы, тормышны өр-яңадан “аякка бастырасы” бар. Әмир пенсия алды яшендә, Фирая икенче төркем инвалид.

17 майда Арча Боз сарае янындагы светофор каршында өч машина бәрелеште

Яшен  тизлеге белән килгән “Лада Гранта” машинасы светофорда торган “ВАЗ-2107”гә килеп бәрелә, ә анысы үз чиратында алдында торган чит ил машинасының тагылма арбасына килеп керә. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, машина йөртүче исерек булган. Сәбәпләре ачыклана.  

Бу турыда шундый эчтәлектәге кыскача гына мәгълүмат бирербез дә, теманы ябарбыз, дип уйлаган идек. Тик  “Арча хәбәрләре” төркемендә әлеге хәбәр астындагы комментарий уйланырга мәҗбүр итте. Рәдифә Шакирова анда: “Уртадагы машинада минем улым. Ходаем саклады баламны. Сак йөрегез юлларда, аек килеш”, – дип язган иде. Чыннан да, аның урынында һәрберебезнең баласы, ире, якыны булырга мөмкин иде бит.

20 майда Арча район Советының чираттагы 44 утырышы узды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта депутатлардан тыш, ТР Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.

Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова 2019 елда Арча муниципаль район бюджеты үтәлеше турында чыгыш ясады. Ул шулай ук 2020 ел һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына Арча муниципаль районы бюджетына үзгәрешләр кертү турында да мәгълүмат бирде.

Бюджетның керем өлеше 1386,1 млн. сум булып, ул алдагы 2018 елга караганда 5,8 процентка артыграк булган. Аның 65 проценты республикадан бирелгән. Керемнең үз өлешен җирле салым һәм җыемнар тәшкил иткән (484,3 млн. сум). Авыл җирлекләре  бюджетына да узган ел салым 600 мең сумга артыграк җыелган.

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга 10 мең сум дәүләт ярдәме турында редакциягә сораулар килә. Шул уңайдан без Пенсия фондының Арчадагы клиентлар хезмәте бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

– Рузия Илсуровна, бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча быел 16 яшь тулганнарга каралганмы?

– 2020 елның 11 маена кадәр 16 яшь тулганнарга 10 мең сум акча каралмаган. Ә менә 11 майда һәм аннан соң 16 яшь тулганнарга пособие бирелә. Чөнки Президент Указы 2020 елның 11 маенда чыкты.

2020 елның 28 маенда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатыннан республика гражданнарының хезмәт хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.    Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре гражданнарга тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.

       "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71

       Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International