ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2016 ел
җомга

Кая гына барса, ни генә эшләсә дә, спорт үзен сөюченең күңел түрендә. Моны бүгенге героебыз Ибраһим Галиуллин мисалында да әйтеп була. Әстерхан өлкәсенең “Тинаки” шифаханәсендә дәваланып ятучы Ибраһим абый 2 июнь көнне өлкәнең Три протока авылында узган сабантуй батыры ул.

Соңгы вакытта районда бер–бер артлы булган юл һәлакәтләре, аларда кешеләрнең, хәтта бер гөнаһсыз баланың һәлак булуы һәм авыр тән җәрәхәтләре алулары бар халыкның күңелен тетрәндерде. Әле армиягә китәр алдыннан авылга озату кичәсе үткәрергә кайткан япь–яшь егетнең автоһәлакәттә гомере өзелүе турындагы хәбәрдән айнып та бетәргә өлгермәдек, аяз көнне яшен суккандай бөтен бер гаилә – ана һәм өч баласы юл һәлакәтенә очравы турындагы икенче хәбәр килеп иреште.

Мәктәп еллары гомер буена сагынып искә ала торган чор ул. Вакыт күбрәк үткән саен, ул еллар ныграк искә төшә, сагындыра. Эх, бер кайгысыз, иң бәхетле чак булган икән, дип әллә уфтанып куймыйсызмы?

Балачак һәрберебез өчен яшәешебезнең иң матур, бәхетле чоры. Язмышың нинди генә булмасын, тормыш сине сабый чактан ничек кенә кыерсытмасын, бала аның ямен, тәмен тоярга, рәхәтен күрергә тиеш. Шуны күздә тота да инде һәркем турында даими кайгыртып торган халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бәйрәм кунаклар белән күңелле. Безнең Арча Сабантуе да аларның төрле дәрәҗәдәгеләрен күрде. Быелгы иң зур кунак — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Аның белән Мәскәү кунаклары да килде.

2016 елның район Сабантуе флагын узган елгы сабан батыры Данил Рәхимов һәм көрәш батыры Руслан Абдуллин күтәрде.

Стадион капкасын атлап керүгә кечкенә мәйдан- чыкка күзем төште. Андагы матурлыкны ничек карамыйсың?

12 июньдә 11 сәгатьтә Курса–Почмак авылында яңа клуб ачыла, 13 сәгатьтә Сикертәндә авыл бәйрәме башлана. Якташлар, кунак- лар, рәхим итегез!

14 июньдә 11.30 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рау- иль Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 3–18–08, 3–28–80.

Арча Сабантуенда ат ярышын көтеп алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International