ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

18 августта Арчада республика ветеринария табиблары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Шимбә. Кичке 5 тулып киткән. Гимназия ишегалдында халык мәш килә. Бу сүзләр шушы кичәдә бәләкәй Әмирнең “Су анасы”н сөйләгәндә су анасының таракны сорап өйгә килгән мәлен (“Яхшы. Хуш. Батты кояш. Йокларга яттык кич белән...”) тыңлаганда күңелгә килде. 6 яшь кенә булса да, “Су анасы”н чат итеп сөйләүче Әмир Зиннәтов тамашачыларны тын гына тыңларга мәҗбүр итте.

23 августка район хуҗалыкларында 15172 гектарда (план 25 мең гектар) көзге культуралар чәчелде.

26 августта гражданнарның хезмәт хокукларын саклау, хокук ярдәме күрсәтү максатыннан телефон “кайнар линия”се ачыла. Сәгать 9дан 17 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, “Россия юристлары ассоциациясе” гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының Татарстан төбәкара бүлекчәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрдән чыгарга, кирәкле мәгълүмат алырга ярдәм итәчәкләр.

12 августта Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 22 августта Арча шәһәрендә яшәүче Нәгыймә Гыйззәтованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Яңа Кенәрдән РФ Дәүләт Думасына “Россия коммунистлары коммунистлар партиясе”ннән депутатлыкка кандидат Фердинанд Ибраһимов безгә шундый сорау белән мөрәжәгать итте:

– Электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр халыкка электр энергиясен вакытлыча өзүне күпме вакыт алдан хәбәр итәргә тиешләр?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International