ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә  үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан Шекә авыл  китапханәсендә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен ышаныч телефоны

1 декабрьдә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары "Өмет чыганагы" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә  кунакта булдылар.


2
декабрь, 2022 ел
җомга

1 нче декабрьдә “Библиотека – ТВОЯ территория” проекты кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм библиоволонтёрлар тарафыннан Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә библиоволонтерлар китап кыстыргычы ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, шулай ук Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза баш бюросы вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

 


1
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бәйгедә Арча шәһәренең төрле балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән берлектә “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар да катнашты. Алар “Рәсем ясау”, “Шигырь сөйләү”, “Әкиятне сәхнәләштерү” номинацияләрендә көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

30 нчы ноябрь көнне Арчаның 8 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында Үзәк китапханә каршында эшләп килүче «Каурый каләм» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән матур, җылы очрашу оештырылды.


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 25 ноябреннән 05 декабренә кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» уздырачак.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең «кайнар линия» телефоны: 8(843) 238-53-68 буенча эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843) 238-98-54 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтыратырга мөмкин.

Татарстанда 28 ноябрьдә «Инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан ГТО комплексының сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. Курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза.


26
ноябрь, 2022 ел
шимбә

25 ноябрьдә «Мин Арча баласы» проекты район яшьләрен Арча үзәк китапханәсендә  “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенына җыйды. Чарада районның 25 мәктәбеннән 50 укучы катнашты. Тантаналы ачылышта катнашучылар «Мин Арча баласы» проекты гимнын башкардылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International