ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

11-12 ноябрьдә XXIнче “БикаФест” республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивале булып узды.

“Үлемсез әдәби полк” акциясе кысаларында 20гә якын фронтовик язучының китапларын цифрлаштырачаклар.

Бәйрәмне 5нче гимназия директоры Нияз Муллахмәтов ачып җибәрде.

“Биредә бүген сабыр да, гыйлемле дә, һәрдаим ярдәмгә әзер олы шәхесләр җыелды. Гимназиядә хезмәт куйган һәм куючы укытучылар алдында башымны иеп, зур рәхмәтемне җиткерәм. Исән-сау булыйк!” – дип башлады ул чыгышын.

Башка берни дә кирәкми, үзем чапкан печәннәрне бер туйганчы иснәсәм... 

                                                                                                                           (С.Хәким)

Алдынгылар слеты алдыннан хезмәт батырларының өйләрендә, эш урыннарында булдык. Хезмәттәшебез Раушан Нәбиуллин, Мәдәният йортыннан сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова, район Мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Марат Котдусов белән бергәләп Мөрәлегә “Ак барс” агрокомплексы”нда эшләүче алдынгы комбайнчылар Фәйзрахмановлар гаиләсенә бардык.

Арча педагогика көллиятендә “Татар кызы–2022” республика бәйгесенең финал ярышлары узды.

Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бәйгедә республиканың төрле районнарыннан килгән урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары көч сынаша.

Ана... Бала өчен моннан да кадерле зат бар микән?! Һәрберсе өчен. Әмма авыру балаларга әни бигрәк тә кирәк, алар аңа аеруча мохтаҗ.

20 ноябрьдә Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышлары узды.

Әлеге уеннарның оештыручысы һәм иганәчесе – Садиковлар гаиләсе.

Бу арада сүз татарча көрәш буенча Татарстан Чемпионаты турында барды.

Электрон челтәрләрдән хәзер барысын да белеп торалар. Сораулар... Ни өчен арчалар 17нче урынны алган? Кемнәр көрәште икән? Без шунда ук бу дәрәҗәле көрәш турында сайтка язып элдек. Әмма алай актив рәвештә фикерләрен белдерүче, бәхәскә керүче булмады. “41 команда арасында 17нче урын әле ул алай ук начар түгел”, – дип язып, көрәшчеләрнең күңелен күтәрергә тырыштылар.

2022 елның 14 июлендәге 355нче номерлы Федераль закон балалары булган гаиләләрнең ипотека торак кредиты (займы) 2024 елның 1 июленә кадәр төзелгән булса, әлеге кредитны дәүләт ярдәмендә тулысынча яки өлешчә түләүне күздә тота.

Халык алдында сөйләүдән курку каян килә һәм аның белән ничек көрәшергә? Әлеге һәм башка сорауларга чара спикеры Фәридә Фердинант кызы җавап бирде. Аннары дикция һәм артикуляцияне үстерү буенча мастер-класс үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International