Арчаның 1нче мәктәбендә эшләп килүче балалар театр коллективы район бәйгесендә икенче урынны яулаган.
Бу бәйгедә үзешчән яшь артистлар Наилә Гыймадиеваның “Елак батыр” дигән спектаклен күрсәттеләр.
“Созвездие–Йолдызлык – 2022” XXII республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты узды.
2022 елның 27 маенда якташыбыз, Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежковка 100 яшь тула.
Синең турында мәдхия көйләргә һәм Аллаһыбызга дога кылып, синең рухыңа ирештерүне сорарга гына калды.
Шулай да минем онытыла барган исемеңне райондашларыма, авылдашларыма, колхоздашларыма эшләгән эшләрең аша исләренә төшерәсем килә.
Арча район Советының чираттагы 18нче утырышы узды.
Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды. Утырышта барысы 11 мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде. Иң беренче көн тәртибе буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул депутатларны узган елгы бюджет үтәлеше белән таныштырды.
Арча район башлыгы Илшат Нуриев 4 майда районның терлекчелек алдынгыларын бәйрәмнәр белән котлап бүләкләр тапшырды. Алар арасында “Игенче” ширкәтеннән Рәсимә Хәбибрахманова, Гөлира Мәрдәнова, Рафил Ахунов, “Кызыл Яр” ширкәтеннән Альберт Семенов, Геннадий Андреев, Сәлимҗан Баяров, “Северный” ширкәтеннән Гүзәлия Сафина, Гөлнар Мифтахова, Лилия Петрова, “Ватан” ширкәтеннән Илсөяр Ибраһимова, Гүзәл Галәветдинова, Рафил Гатин бар.
Арча муниципаль районының коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышы узды. Аны комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев үткәрде.
Узган шимбәдә Арчада Җиңү паркы каршындагы мәйданда беренче тапкыр “Гагарин ярминкәсе” узды. Иртәдән ярминкәгә килүчеләрне матур җырлары белән районыбыз үзешчәннәре каршы алды.
Бу язмамда Кәче авылының олы тормыш юлы үткән, яхшы кешеләре турында язам. Алар безнең өчен якын, киңәшче, сокланырлык кешеләр иде.
24 мартта кичке тугызынчы яртылар тирәсендә Казан-Малмыж юлының 65нче километрында Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “ВАЗ-21074” машинасын тоткарлыйлар.