ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

РФ Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына үзләре мөрәҗәгать итәргә, шулай ук шәхси һәм күмәк мөрәҗәгатьләр җибәрергә хокуклы.

Җәмәгать суды тагын өч кешенең эшен карады һәм өчесенә дә утызар мең сум штраф салды.

Узган җомгада бүлмәдәге телефон шалтырады. Телефоннар шалтырый инде алар. Әмма редакциядә ничә еллар эшләп мондыен ишеткән юк иде әле: “Папа, я в аварию попал!” – дип шалтыратучы ир-егет. Үзе үксеп елый бу. “Сез дөрес эләкмәдегез”, – дим тегеңә. Шулай да бөтен тәннән электр тогы үткәндәй була. “Как не правильно попал? Я же твой внук!” – дип  дәвам итә елак егет.

Сөй халыкны,

Сөй халыкның дөньясын

                                          Габдулла Тукай

Торак йортларга янгынны белгертүче прибор куярга кирәк. Экспертлар да моны раслый. Янгыннар килеп чыккан очракта кешеләрнең үлемен булдырмау, янгынга җәелергә ирек бирмәү максатыннан эшләнә бу.

Тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Гаилә корасың, беренче балаңны кулыңа алырга хыялланасың, ул ашкынып тавыш бирә һәм...

Түбән Пошалым авылында зур тантана узды – клуб бинасы ачылды.

Иске клуб 8 ел элек ябылган иде. Чөнки авария хәлендә иде.

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Илебезнең барлык буыннары өчен әлеге бәйрәм батырлык, фидакарьлек, дәрәҗә һәм намус символы булып тора. Без илебез  азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган Бөек Ватан сугышы геройлары батырлыгын тирәнтен хөрмәтлибез һәм истә тотабыз, “кайнар нокта”ларда тормышларын кызганмаган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар батырлыгы алдында баш иябез һәм бүген Россиянең куркынычсызлыгын һәм тыныч киләчәген тәэмин итеп хезмәт итүчеләргә тирән хөрмәт белән карыйбыз.

2022 елның 22 февраленнән 16 мартына кадәр 11.57 дән 13.05 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгында кояш интерференциясе (кояшның җир станцияләренең спутник кабул итү антенналарына йогынтысы) белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре эше начараерга мөмкин.


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елның  4 февраль көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәчесе, этнографы Шиһабетдин Мәрҗанинең  иҗади мирасын өйрәнү,  пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә  II Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары  оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International