ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Үрнәк авыл җирлегендә үткәрелгән авыл көне “Районда балалар һәм яшүсмерләр спортының торышы һәм үсеш перспективалары. Җирлек территорияләренең социаль-икътисади үсеше турында (Үрнәк авыл җирлеге мисалында)” дигән теманы үз эченә алды. Анда район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова җитәкчелегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Бу бер яктан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Илгиз Камалетдинов өчен имтихан да булды һәм ул аны бик яхшыга үтәде.

Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашты. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.

Үзәк VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлауларның, шулай ук тавыш бирү датасына кадәр калган көннәрдә сайлау процессының мәгълүмати мониторингын алып барачак, 8 сентябрьдә тәртип бозулар турындагы мәгълүматларны тикшерәчәк.

Грипп вирусы кешедән кешегә сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә бик җиңел күчә. Сәламәтлекне саклауда иң мөһим чараларның берсе – прививка. Күпьеллык практика күрсәткәнчә, прививка ясаткан кеше авырса да, гриппны җиңелрәк кичерә, өзлегүләрдән сакланган була.

Шушы көннәрдә проект кысаларында район социаль яклау бүлегенең “Мәрхәмәтлек” үзәгенә өлкәннәрне район хастаханәсенә йөртү өчен махсуслашкан “Лада Ларгус” автомобиле кайтты. Машина чиратлашып, 65 яшьтән узган, ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне хастаханәгә алып барып, тикшеренү узганнан соң өйләренә алып кайтып куя.

23 август төнендә Хәсәншәех авылында бер йорт янып, биш балалы гаилә урамда калды. Бар кеше татлы йокыда чагында 7 кешелек гаиләнең гомерен автоном янгын белдергеч саклап калган. 25 августта Буа районында чыккан янгын да, әгәр автоном янгын белдергеч җиһаз булмаса, фаҗига белән тәмамланыр иде. Агач йортны ут камап алгач, йорттан 4 кеше (өчесе балалар) үзләре чыга ала, зыян күрүчеләр юк.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 05 сенябрь көнендә Арча районының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия гражданины булуын раслаучы документ — паспорт тапшырылды.  

26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «2017-2020 елларга  Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен  үстерү» ведомство программасы  буенча    авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының матди-техник   базасын үстерүгә  грантлар  бирүгә өстәмә  конкурста  җиңүчеләрне  ачыклады.             Грантларның  гомуми  суммасы    211 млн 856 мең  сум  тәшкил  итә,  шуның      122 млн 877 мең  сумы     федераль  бюджеттан  бирелә. 

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International