ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2017 ел
җомга

Татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халыкның рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан, районыбызда фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” дип исемләгән II район фестивале уздырылды.

Чебешләрне көз саныйлар, ди халык мәкале. Һәм менә быел да бу вакыт җитте.

Казанга бер атнага яшь галимнәр, белгечләр ХVIIнче “Евразия урманнары—Идел буе урманнары” халыкара конференциясенә җыелды. Чәршәмбе көнне алар Арча урманчылыгына кайттылар. Рәсәйдән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә бар иделәр.

Шушы көннәрдә Шәфигуллина Мөршидә Гарәфи кызының 90 яшьлек юбилее булды.

Арчада яшәүче Үзбәк Сабировка 90 яшь тулды. Бу уңайдан аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.

Беренче гыйнварга каршы төндә була бу. Сәгать бер туларга 20 минутлар тирәсе. Телефон шалтырый. Сәрдәбаштан шалтыраталар. Бер кешегә пычак белән кадаганнар. Башкалар рәхәтләнеп бәйрәм иткәндә, кышкы салкын көндә Ленар юлга кузгала. Шул арада зыян күрүченең өенә табиблар да килеп җитә. Алар аңа ярдәм иткән арада, Ленар җинаятьчене эзләп чыгып китә.

Беркөн редакциягә Казаклар авылы имамы Мансур Шәйхетдинов керде. Зур эш белән йөри – авыл мәчетен торгызу.

Республикада “Туган йортыбыз Татарстан” дип аталган этномәдәни фестиваль старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International