Мин һаман үземә тынгылык бирмәгән, әниемнең бертуган сеңлесе, 89 яшьлек Нәгыймә апамның язмаларын укыйм.
Колагымда аның: “Сеңлем, бу язмаларны берәр вакыт гәҗиткә бастырып чыгар әле”, – дигән сүзләре.
Язмаларда сугыш башланганда 11 яшьлек булган Нәгыймә апамның һәм сугыш чоры балаларының әниләре, апалары белән берлектә колхозның бар авырлыгын бергәләп күтәрешүләре, сугышка киткән абыйлары, әтиләре өчен ут йотып кайгырулар һәм сугыштан кайтканнан соң абыйлары сөйләгән канлы сугыш газаплары, истәлекләре теркәлгән.
Иң якты, бәхетле һәм хәсрәтле дә көн булып күңелендә уелып калган Җиңү көне турында да язган Нәгыймә апам. 9 Май көнне Урта Пошалым мәктәбенә укырга баргач, Бөек Җиңүгә багышлап оештырылган тантанада балаларга Бөек Җиңү хәбәрен ирештерәләр. Балалар укытучылар белән сафларга тезелеп авылларына кайталар. Шатлыктан очынып кайткан балаларга басуда тирес таратучы олы апалар очрый. (Яшьрәкләр урман кисү, торф чыгару һ.б. эшләрдә була). Менә шунда балалар сугышның ачысын, хәсрәтенең бөтен тирәнлеген тагын бер кат нәни йөрәкләре аша кичерәләр: Җиңү хәбәрен ишеткән аналар сәнәкләрен ыргытып сөенечле авазлар белән кочаклаша, ул да булмый тәгәрәшеп елаша башлыйлар. Кырны шатлык аша елау, елау аша шатлык авазлары күмә.
Нәгыймә апамның язмаларында чибәр, шаян булып үсеп килгән көләч йөзле Габделбәр һәм Габделфәрт абыйларын сугышка озату, сугыш беткәннән соң да аларны ут йотып көтү һәм 1946 елда гына сәламәтлеге какшаган, шактый олыгайган Габделбәр абыйны, 1947 елда сугышта контузия алган, бик азап-ланып сөйләшкән Габделфәрт абыйны каршылау сагышлары һәм сөенечләре язылган.
Еллар авыр, аягында йөри алган һәркемне колхоз эше көтеп тора. Башы авырту һәм колагы шаулауга карамастан, Габделфәрт абыйны колхозда атлар карау эшенә куялар. “Абый иртә белән эшкә китә һәм кич белән кайтып урынга егыла иде. Аптырагач, врачка барды. Врач: “Синең авыртуыңа ат сидеге исе ярамый, бу эшеңнән кит”, – дигән. Бригадир: “Әгәр бер генә ат үлсә дә үзең түләрсең, бөтен атлар синең өстеңдә”, – дигәч, чаялыгы белән аерылып торган 14 яшьлек Кафия апам атлар карарга керә. Ә Габделфәрт абыйны кара урман эченә урнаштырылган умарталыкка төнге каравылчы итеп куялар.
Беркөнне Фәрт абый төнге эштән кайткач, карават башына куйган оек бавын тартып-җибәреп, алга карап аткан кебек итеп хәрәкәт ясый. Нәгыймә апай: “Абый, нишлисең?” – дигәч, “И, сеңлем, безнең бу газапларга нимес, Гитлер гаепле бит, шуларга аткан булып, ичмасам, ачуымны басам”, – ди. Һәм үткән төндә үзе белән булган хәлне сөйләп бирә.
Караңгы төн, җил исә, агачлар шаулый, ә абый төнге каравылда. Менә бервакыт эт өрә һәм абый шул якка бара. Барса, кемдер умарта оясы капкачын ачып куйган һәм бөкрәеп умартадан кәрәзне ала. Шулчак, бөтен гәүдәсе белән аягына бакан “кеше” зур гына аю булып чыга. Шактый вакыт бер-берсе белән карашып торганнан соң, аю рамны кыстырып, акрын гына умарталыктан чыгып китә.
Язмалар, язмалар... Аларда үзенең биш баласын, 2 ятим баланы тәрбияләп үстергән, иренең тумыштан авыру апасын, кайнанасын карап озаткан, картлыгында бик бәхетле ана булып яшәгән, үз акылында булып барча оныкларын, туганнарын туплап, киңәшләр биреп кайгыртып торган Нәгыймә апайның шатлыгы һәм сагышлары сыйган. “Күлтәсем” дип гомере буе Күлтәсен сагынып яшәгән, һәр җәйдә урамнарын ураган, авылдашларының хәлен белгән, әнием Фәсхетдин кызы Хәтирәнең яраткан сеңлесе, әтием Мөхәммәтфатыйх улы Маликның яраткан балдызы, безнең яраткан апабыз булган Нәгыймә апага бу язмам дога булып барса иде.
Мөршидә Җамалиева.
Штерә авылы