Кулланучыга

2022 елның 12 августы, җомга

“Кулдан алган товарда җитешсезлекләр килеп туа икән, кулланучы сатучыга дәгъва белдерергә хокуклымы?”

Җавапларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.

– Мәсәлән, кулдан гражданинның автомобилен сатып алдыгыз, ди. Һәм ул гарантия срогы чыкмаган килеш ватыла. Бу очракта сез һәрвакыт гарантиядән файдалана аласыз, чөнки ул товарга кагыла.

2017 елның 26 апрелендә Россия Федерациясе Югары Суды Президиумы тарафыннан кабул ителгән РФ Югары Судының 2нче суд практикасы күзәтүенең 8 пункты нигезендә, шәхси көнкүрештә куллану өчен башка гражданнардан товар сатып алучылар “Кулланучылар хокук-ларын яклау турында”гы Законның 18 маддәсендә каралган хокуклардан файдаланалар. Әмма сезгә товарның, бу очракта автомобильнең, тарихын белү мөһим. Бәлки, сезгә кадәр аны дөрес кулланмаганнардыр һәм нәкъ менә шуңа күрә автомобильдә җитешсезлекләр барлыкка килгәндер. Бу очракта гарантия ярдәм итмәячәк. Шуңа күрә, сатып алганчы, сервис кенәгәсендә барлык планлы тикшерүләрне узу турындагы тамганы тикшерегез, өстәмә, үзенеке булмаган җиһазлар һәм запас частьләр куелу-куелмау турында сорагыз һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International