Күңелләрдәге авыл бетми ул!

2022 елның 12 августы, җомга

Ашытбаш авылында яшәүче Сөләйман Галиуллин тормышның кайсы өлкәсенә генә кереп  китмә – барыннан да хәбәрдар кеше.

Тарих белән дә кызыксына, күп авылларның исемнәре килеп чыгышын да үзе белгәнчә аңлатырга тырыша. Көрәшче дә, шахматчы да әле ул, бөтен республиканы кузгатып төрле турнирлар оештырып йөри.

– 6 августта да бер районга шахмат турнирына чакырганнар иде. Бик барасы да, Үрнәк авылы зиратын өмә ясап төзекләндерергә уйлашкан идек, анда катнашмыйча һич ярамый.

– Үрнәк авылында синең ни катнашың бар?

– Әни ягыннан әби, бабай шул авылныкылар иде. Әнинең туган авылы миңа бик якын. 7 яшьтән көтү көтештем мин анда, ияреп йөргәнмендер инде шунда. Бабай үлгән иде инде. Әби, тәмам картаеп ярдәмгә мохтаҗ була башлагач, аны авылдан алып киттеләр. Тора-бара авыл үзе дә бетте инде, әмма ул минем күңелдә гел матур хатирә булып саклана.

– Авыл урынында нәрсә дә булса бармы?

– Авыл урынын сөреп басу ясадылар, бары тик ике зираты гына калды. Әлеге авыл турында күңел түрендә матур истәлек сак-лаучы кешеләр күп икән – шулар белән бергәләп киңәштек тә, өмә ясап әлегә Югары  Оч зиратын тәртипкә китерергә булдык. Бактың исә, бу зиратлар исемлектә дә юк икән.

Әйткәнемчә, 6 августта җыелдык. Гаиләләре, бала-чагалары белән килүчеләр дә бар иде. Иске, хәрабә коймаларны сүтеп алдык, чистарттык. Өр-яңадан капка-койма корылды, буялды. Материаллар алдан әзерләнеп куелган иде инде. Һәр кешегә эш бүленде, кемдер аш-су әзерләде.

Беткән дип саналган авыл халкының бер-берсенә  мөгамәләсе, дус, бердәм булуы  күңелләрне нечкәртте. Искиткеч халык!

Тагын бер өмә ясап Түбән Оч зиратын да төзекләндерергә дип сөйләштек. Алай гына да түгел, мәрхүм Фатыйх Сибагатуллин (аның әнисе дә шушы авылдан) киләсе елга Үрнәк, Алмалы, Пионер, Акчишмә, Наратлык авылларының сабантуен үткәрәбез, үзем дә иганәче булам, дигән иде. Кызганыч, ул арабызда юк инде. Әмма аның хыялы тормышка ашар, дип уйлыйм.

Менә шундый изге гамәлләр белән яши Сөләйман Галиуллин. Үзе: “Мин бу турыда җиткерүче генә, оештыручыларның исем-фамилияләрен соңрак әйтербез”, – ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International