“Театрга билет алган идем. Тик спектакль булган көнне берничек тә бара алмыйм. Билетны кассага кире тапшыра аламмы?”
Җавапларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина бирә.
– Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 782нче маддәсе 1нче пункты нигезендә, заказчы үзеннән киткән чыгымнарны кайтарып алу шарты белән килешү үтәлешеннән баш тарта ала.
“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының 32 маддәсе нигезендә дә, сәбәбе нинди булуга карамастан, күрсәтелмәгән хезмәт өчен акчаны кайтарып алырга була. Әмма башкаручы үзенә килгән зыянны алып калырга хокуклы. Бу очракта ул билетны бастыру бәясе.
Билет өчен акчаны кайтарып бирүне үзегез катнаша алмаган чарага кадәр тапшырырга кирәк. Аңа кадәр башкаручы адресына гариза әзерләргә тәкъдим итәбез. Эчтәлеген дә бирәбез: “Концерт я спектакльгә бара алмау сәбәпле (аның кайчан, ничә сәгатьтә үтәсен дә күрсәтегез), билет өчен акчаны кире кайтарып бирүегезне сорыйм”. Билетның номерын, сериясен күрсәтегез, оригиналын гариза белән бергә куегыз, үзегезгә күчермәсен алып калыгыз. Гаризада шулай ук үзегез белән элемтәгә чыгу өчен контактларны да калдырыгыз. Кабул итеп алмасалар, аны заказ хат итеп җибәрергә мөмкин.