Журналист блокнотыннан: Халык ашыга, китә басуга...

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Пенсияне рәсмиләштереп йөргәндә каникулларда колхозда эшләгән көннәрне дә стаж исәбенә кертеп була, дип әйттеләр.

Күпме еллар үткән, аларны кем сакласын инде, дип көлемсерәп куйган идем. Шулай да район архив бүлегенә кереп карарга булдым. “Ул еллардагы документлар Казанда инде, соратып карарбыз”, – диделәр. Озак та үтмәде, хәбәр дә бирделәр.

Дөресен әйткәндә, ул белешмәне дулкынланып, кадерле ядкәр итеп кулыма алдым. Юк, минем эш стажымны күпмедер арттырганы өчен түгел. Малай чакта пенсия турында кем уйласын? Әнә шул балачакның, пенсия елларының кадерле истәлеге иде ул белешмә кәгазе.

Безне әти-әниләр тегеләй булыгыз, болай булыгыз, дип үстермәделәр. Аларның моңа вакыты да юк иде. Һәркайсы иртәдән кичкә кадәр эштә. Ә мәктәптән кайткач безгә дигән эшләр көтеп тора. Аларны башкарып чыккач уйнарга да вакыт кала әле.

Әнә шул белешмәдә минем мәктәптә укыган еллардагы эшләр язылган: ат белән басуда печән ташыганмын, ат белән салам тарттырганмын, тартмалы арба белән комбайннан ашлык ташыганмын, көтү көткәнмен... Бүгенге яшьләр бу эшләрнең күбесенең нәрсә икәнлеген белми дә инде. Беркөнне малай вакытта ат белән комбайннан ашлык ташый идек, дип сөйли башлагач, аптырашып калдылар: без монда “КамАЗ” белән көчкә өлгерәбез, ат белән күпме ташып була инде?

Әйе, бүген моны күз алдына китерү кыен. Дөрес, ул чактагы уңыш белән бүгенгесен чагыштырып та булмый. 1962 елда безнең абый комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. “Гектардан 9 центнер чыкты!” – дип куанышты халык. Күп итеп икмәген дә бирделәр. Шушы елны беренче тапкыр хезмәт көненә (аны кояш көне дип тә йөртәләр иде) 5әр тиеннән акча түли башладылар. Аңа кадәр авыл кешесенә пенсия дә бирелмәгән. Башта 8 сум түлиләр иде, безнең әни 12 сум белән чыкты.

... 7нче сыйныфларда укыган вакыт. Самат абый Гыйниятов “Сталинец” комбайны белән ашлык суктыра. Комбайнны Хәниф абый дизель тракторы белән тарттырып йөри. Ул вакытта үзйөрешле комбайннар юк иде әле. Без ике малай комбайнның ике ягына басып салам ташлатабыз. Салам туплагыч тулуга педальгә басасың, аның арткы өлеше ачылып салам төшеп кала. Күчләр бер турыда булырга тиеш.

Ә тартмалы арба белән ашлык ташу күп малайларга эләкте инде. Ул вакытта авылда атлар күп, бар эш шулар белән башкарыла. Арбага биек итеп ясалган тартмаларга күпме ашлык сыйгандыр инде? Без ашлык бушатып килгәндә комбайнның бункеры тулган була иде. Комбайнчылар озак йөрисез, дип ачулана. Йөк төялгән килеш атны чаптырып йөреп булмый бит инде.

Авылдагы кәнсәләр (соңрак клуб, хәзер мәчет) бакчасында ындыр табагы иде. Ашлыкны шунда бушатабыз, хатын-кызлар аны тарата. Аны кич яңадан көшелләргә өяләр. Төнгә көшелгә себерке яки көрәк сабы тыгып калдыралар. Иртән амбар мөдире сапны тотып карый – сап эссе булмаса, ашлыкны амбарларга салырга була, дигән сүз.

Колхоз төзелгән елларда хәллерәк хуҗалыклардан тартып алынган бүрәнә амбарларны кайбер урыннарда бүген дә күрергә була әле.

Мин белә башлаганда атлар тартып йөргән лабогрейкалар ура, трактор тартып йөри торган комбайннар суга иде. Аңа кадәр ашлыкны тубал белән чәчеп, урак белән урганнар. Ә бит җирләр шул ук мәйданнарда диярлек. Бүген инде шундый замана: авылда яшәүчеләрнең күбесе урак өсте икәнне белми дә диярлек.    

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International