“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Тарихта калган еллар” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе булды.
Җыентык Татарстанда гына түгел, СССР күләмендә иң алдынгылардан саналган Арча халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты тарихын сурәтли.
Анда “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре тарафыннан “Фотоларда – Арча тарихы” проекты буенча туп-ланган бик күп фотолар урын алган. Оешкан чорыннан алып соңгы көненә кадәр комбинатта \эшләгәннәр китапта үзләрен таба ала. Авторлары – ветеран укытучы Әминә Гаффарова һәм музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин.
РСФСРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимов җитәкләгән әлеге оешма 600 кешесе, 17 машинасы, 20дән артык кабул итү пункты булган, ил күләмендә танылган предприятиегә әверелә. Тире иләү цехы, модалар ательесы, көнкүреш йорты һәм күп кенә объектлар ачыла, авылларда кабул итү пунктлары, остаханәләр булдырыла.
Бирегә Камчаткадан башлап, Балтыйк буе республикаларыннан, Урта Азиядән почта аша заказлар килгән.
Бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенә бөтенләй дә кагылышы булмаган Әминә Гаффарованы шулкадәр көч түгеп һәм хезмәт куеп әлеге китапны язарга алынуына нәрсә сәбәп булган? Бу хакта без аның үзе белән сөйләштек.
– Бик күп оешмалар юкка чыкты. Бик күпләрнең аңа бик эче поша. Дөрес, яхшы яшибез, матур киенәбез, тәмле ашыйбыз. Әмма элекке вакытлар онытылмый, искә төшә. Ничек алай булды соң? Гөрләп эшләп торган предприятиеләр бер-бер артлы “сүнеп” юк та булды?! Минем өчен шуларның иң якыны көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты.
– Ни өчен? Аның сәбәбе булырга тиештер инде.
– Сәбәбеннән бигрәк сәбәпчесе, дияр идем мин. 1963 елдан алып 2001 елга кадәр аны 11 яшемнән мине тәрбияләп үстергән, белем биргән, ярдәм иткән якын кешем, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре Фәтхрахман Хәкимов җитәкләде. Әтинең бертуган апасының ире ул. Мин ишле гаиләдә туганмын. Аз булса да әти-әнигә ярдәм булыр, дип Фәтхрахман абый мине үз гаиләсенә алган. Аларның балалары булмады. Бу гаиләдә бик кадерле кеше булдым мин. Аның эшләгән урынына еш килә идем. Барысы да якын итеп каршы алалар, яраталар. Тегүчеләр, юрган, матрац сыручылар, фотога төшерүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, чаруганнар ясаучылар – барысы 117 төрле хезмәт башкардылар – эше белән сокланып туя алмый идем. Зур авылларда филиаллары да бар иде бит әле. Җизни 60 яше тулып лаеклы ялга китте. Оешма да акрынлап таркала башлады, ахыр чиктә бөтенләй бетте. Җизни моңа бик борчылды.
– Шул китап тупларга этәргеч булдымы?
– Мин хәзер лаеклы ялда. Пенсиягә чыккач икенче сулыш ачыла бит. Бер танышым комбинат тарихы турында китап язарга тәкъдим итте. Курыкмыйча алындым шуңа. Фәтхрахман абый рухына дога булып барып ирешсен.
– Китапта фоторәсемнәр бик күп. Аларны каян туплап бетердегез?
– Анда эшләүчеләрнең күбесе Арчадан, якын-тирә авыллардан, Үрнәктән. Арча, авыллар буйлап йөрдем. Бер генә фото, китереп бирә күр, дигәч, Ленар Гөбәйдуллин сканердан чыгарып алганнан соң кире ияләренә илтеп бирдем әле.
– Китап чыгару финанс белән бәйле. Яхшы тышлы, фотолар да берничә дистә, бастыру өчен акча күп кирәк.
– Әйе, чыгарабыз, дигәндә генә нәкъ менә шул проблемага килеп төртелдек. Иганәчеләр эзләргә тотындык. Иң ышанычлы, дигәннәре дә кире борды. Тик Аллаһы Тәгалә ташламады, изге күңелле кешеләрне табарга ярдәм итте. Музей кызлары (аларга зур рәхмәт) минем исемнән ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинга хат яздылар. Ул каршы килмәде. Моннан тыш “ТехноАрск” җәмгыяте генераль директоры Нәҗип Гатауллин, “Уникс” баскетбол клубы генераль директоры Евгений Богачев, “Тайд-Фойл” кибетләр челтәре директоры Айдар Закировка чиксез рәхмәтлебез. Шунда тагын киртәгә тап булдык. Акча да булды, пандемия башланды, карантин игълан ителде. Ярый, башта бик каты эшләп, материал туплап өлгердем. Ниһаять, быел 28 апрельдә, оныкларыма 18 яшь тулган көндә чыкты. Мәхәббәт тә, табигать тә юк монда, әмма бик кадерле ул миңа. Текстын язуда белемем, эш тәҗрибәм ярдәм итте. Мин Арчаның икенче мәктәбендә укыдым, аннан Арча педагогия көллиятендә, Казан педагогия институтында белем алдым. 38 еллык педагогик хезмәт стажым бар.
– Китапны күпме тираж белән чыгардыгыз?
– 100 данә иде ул. Җитмәде дә. Өстәп бастырырга уйлыйбыз. Чөнки кайбер кешеләрнең бөтен балалары да сорый. Истәлек бит ул. Ә иң беренче китапны мин алдынгы тегүче булган 100 яшьлек Мәрьям апа Мөхәммәтгалиевага тапшырдым. Китапны кочаклап елады. Икенчесен Фәтхрахман абыйның иң якын дусты Наил Сабировка бирдем. Фотолары кергән бөтен кешеләр дә китаплы булды. Аннан тагын ике яңалык белән уртаклашасым килә. Район башлыгы Илшат Нуриев Фәтхрахман Хәкимовка истәлек тактасы куярга, шулай ук Арчаның яңа барлыкка килгән бер урамын аның исеме белән атарга рөхсәт бирде. Бу минем өчен шатлык та, горурлык та.
Гөлсинә Зәкиева