2022 елның 11 июнендәге 165нче номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе закон белән Россия Федерациясе Торак кодексына идарәче оешманы сайлау тәртибенә кагылышлы үзгәрешләр кертелде. Әлеге яңалык 2022 елның 1 сентябреннән көченә керәчәк.
Идарәче компанияне сайлау турындагы карарны күп фатирлы йорттагы бина ияләренең гомуми җыелышы хәл итә. Андый карар бина хуҗаларының 50 проценттан артык тавышын җыйганда кабул ителгән булып исәпләнә. Йорт белән идарә итү ысулын ачыклау да шундый ук процедура белән башкарыла.
Хәзерге вакытта күрсәтелгән карарлар җыелышта катнашучылар компетенциясенә керә, алар күпчелек тавыш белән кабул ителә. Гомуми кагыйдәләр буенча, анда барлык тавышлар саныннан 50 проценттан артыграк тавышка ия милек ияләре булуы җитә.
Әлеге яңалык милек ияләренең торак хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Практикада бина ияләренең җыелышларын еш үткәреп идарәче компанияне алыштыру очраклары була иде.
Гамәлдәге шартлар идарәче оешма тарафыннан да, бина хуҗалары ягыннан да законсызлыкларга китерә иде, ә бу соңгы чиктә йортка хезмәт күрсәтү сыйфатында чагыла.
Валерий Медведев,
Арча районы прокуроры ярдәмчесе.