"Мин Арча баласы" проекты 3 сезонын япты

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

17 гыйнварда Арча районы мәдәният йортында " Мин Арча баласы» проектының өченче сезоны ябылды. Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачты. Проектның өченче сезоны Россия яшьләре АИС грант ярдәме хисабына тормышка ашырылды. Бу сезонда проектта районның 500дән артык баласы һәм яшьләре катнашты һәм Арча районының тарихи объектлары турында 17 видеоролик булдырылды. Чара кысаларында видеороликларда катнашучылар һәм «Мин бит Арча ягыннан» җыр конкурсы, «Нәрсә? Кайда? Кайчан? Җиңүчеләрен Арча муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильина Лия Юрьевна, Арча районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Хәбиров Айрат Фиркат улы, Арча Укучылар сарае директоры Гыйниятуллин Руслан Наил улы бүләкләделәр. Җиңүчеләргә проект логотибы төшерелгән грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

Проект тәмамланмый, ә яңа импульс ала. Бик тиздән " Мин Арча баласы» проектының дүртенче сезоны башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International