Өйрәнгәндә читен булса да...

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

 Март ае башында Арча районында гражданнар оборонасын оештыру һәм алып бару, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Арча территориясе звеносының идарә органнары һәм көчләренең табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш  хәлләрне бетерү буенча эшчәнлеге буенча команда–штаб  өйрәнүләре булып узды.

– Республика вәкил-ләре башта документларны тикшерделәр, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов. – Мондый  өйрәнүләр  һәр биш ел саен уза. Максат – төрле хәлләр килеп чыкканда халыкның иминлеген тәэмин итү. Тикшерүчеләр дә гаеп эзләп йөрмәделәр, белмәгәнне өйрәттеләр, киңәшләрен бирделәр, һәр кимчелек шунда ук  төзәтелеп барды.

Команда–штаб өйрәнүләре ике юнәлештә узды. Гражданнар оборонасы һәр кешегә кагыла. Бу көннәрдә халык белеп торырга тиешле  кагыйдәләрне искәрттеләр. Хәвеф-хәтәр булганда кайда яшеренергә соң? Безнең шәһәрдә “сыену урыннары“ күп фатирлы йортларның подвалларында. “Подваллары булмаган (элегрәк салынган) күп фатирлы йортларда яшәүчеләр өчен янәшәдәге шундый йортларның подвалларында урыннар билгеләнде, – ди идарәче компания җитәкчесе Илдус Әһлиев. – Аларда яшәүчеләр бу турыда хәбәрдар“.

Шундый күп фатирлы бер йортның подвалына төшәбез. Анда хәвеф-хәтәрдән  сыену урыны тапкан кешеләргә кирәкле бар нәрсә: ризык, су, фонарьлар һ.б. бар.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда төрле хезмәтләрнең әзерлеген дә тикшерделәр. Күп катлы бер йортта газ “шартлаган“. Күпмедер вакыт эчендә (анысын да теркәп баралар) газ, электр, МЧС, полиция, “Ашыгыч ярдәм“ һ.б. тиешле хезмәтләр машиналары килеп тә  җитте. Иң беренче чиратта әлеге йортта яшәүчеләрне эвакуацияләделәр. Аннан плитәләр астында калучыларны  коткарырга керештеләр. Зыян күргәннәрне “Ашыгыч ярдәм“ машиналары хастаханәгә алып китә тордылар.

Яңа Кенәрдә мәктәп-интернатта янгын “чыккан“. Без килеп җиткәндә балаларны интернаттан чыгарып юлның икенче ягындагы урта мәктәп бинасына алып кереп баралар иде. Бераздан коткаручылар да килеп җитте. Яңа Кенәрнең, шул зонадагы хуҗалык һәм оешмаларның янгын сүндерү машиналары да шунда, Арчадан ярдәм килде. Һәр хезмәт үзенә тиешле бурычны үти.

Арчада юл-транспорт һәлакәте “булган“. Мондый очракта коткару эшләре ничек оештырыла? Кайсы хезмәт ничек хәрәкәт итә? Аларның һәр хәрәкәтен күзәтеп, теркәп баралар.

Иң куанычлысы – өйрәнүләр уңышлы узды, республика вәкилләре аның  нәтиҗәләренә яхшы бәя бирде. Узган шимбәдә узган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев өйрәнүләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International