Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик дебют" номинациясендә Арчаның алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы  Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы икенче урын алды! Ришад Фәннур улы 100 мең акчалата приз һәм теплоходта ял итү юлламасы белән бүләкләнде.
Быел конкурс финалына 55 педагог үтте: 45 — «Ел укытучысы» номинациясендә һәм 21 — «Педагогик дебют»номинациясендә. Алар мәктәп, муниципаль һәм зона этапларын уңышлы уздылар. 20 нче мартта Казанда катнашучылар ачык дәресләр күрсәттеләр, ә 21 нче мартта «Тәрбияви вакыйга» дип аталган сынау уздылар. Шул ук көнне тәҗрибәле педагоглар арасыннан 15 укытучы һәм икенче турга кертелгән 10 дебютант сайлап алынды.
 22 нче мартта алар үрнәк «Мастер-класс» үткәрделәр, ә 23 нче мартта «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә катнаштылар. Икенче тур нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә биш педагог сайлап алынды, алар «Педагогик киңәшмә» конкурсының йомгаклау сынавында катнаштылар.
Ришад Фәннур улы!  Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм яңа уңышлар, зурдан-зур казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International