Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә санитар икеайлыкка старт бирелде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Икеайлыкның төп максаты-торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту, кар эреп беткәннән соң территорияләрне тиешле экологик һәм санитар-эпидемиологик хәлгә китерү. Һәр җитәкче үз учреждениесе тирәсендәге территорияне, шулай ук беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерү өчен җаваплы. Арча муниципаль районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре бу эшне җомга көнне үк башладылар.

 "Саф һавада эшләү файдалы гына түгел, коллективны берләштерә, нәтиҗәләре  шатлык һәм рәхәтлек бирә", - диләр  хезмәткәрләр.

ФОТО

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International