Нәсимә Гарифуллина – 49, Гөлфия Мәгъсумова 35 ел гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган
Ирешкән уңышлары өчен алар “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Икесе дә күз алдында, икесен дә яхшы беләбез һәм икесен дә яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Үз һөнәренә гашыйк булган, халыкны яраткан, алар белән уртак тел таба белгәннәр генә шулай озак эшли аладыр да мәдәният системасында. Бирелеп, онытылып сөйләүләреннән шул аңлашыла. Ә алган бүләкләре – хезмәтләренә бәя.
Син яшь, диләр, яшь күңелле, диләр
Нәсимә Гарифуллина 2017 елда “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, 2020 елда “Татарстанның 100 еллыгы” медале, 2021 елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән иде.
– 1975 елдан эшли башладым мин, – диде Нәсимә Гарифуллина. – Үзем Балык Бистәсе районының Ямаш авылыннан. Алты балалы гаиләдә үстем. Әти гармунда уйный, мәҗлесләрдә җырлый, әни ашарга пешергәндә гел җыр көйләп йөри иде. Бер абыем гармунчы, җырчы, нәфис сүз остасы, олыгайганчы сәхнәдән төшмәде, энем озак еллар Мәдәният йорты директоры булып эшләде. Үзем балачактан бик актив булдым, мәктәптә генә түгел, клубта да төрле чараларда катнаша идем. Укуны тәмамлагач, дусларга ияреп, авыл хуҗалыгы өлкәсе белән бәйле техникумга киттем. Тик күңел бармады. Театр училищесына керергә рус теленнән сочинениедән курыктым. Шунда Алабуга культура-агарту училищесы турында белдем. Чемоданымны күтәреп, чыгарылыш кичәсенә алган күлмәгемне киеп пароходта берүзем Алабугага киттем. Эзләп таптым, имтиханнарны бик яхшыга гына тапшырдым. Авыррак булса да, яратып укыдым. 1975 елда Арчага эшкә кайттым. Мине Яңа Кенәр мәдәният йортына билгеләделәр. Ул вакытта оешмалар күп, шуларга барып, үзешчәннәрне барлап вокаль-инструменталь ансамбль, бию төркеме оештырдым.
Өйгә кайтырга ерак, дип үз ягына китәргә уйлап йөргәндә кызны ул чактагы мәдәният бүлеге җитәкчесе Ринат Фазлыйәхмәтов Арча Мәдәният йортына методист итеп ала. Биредә ул баштан аяк эшкә чума. Отчетлар да үзе ала, сценарийлар да төзи, агитбригада да алып бара, театрны да җитәкли.
– Ул вакытта агитбригада хәзерге кебек барып чыгыш ясап кайту белән чикләнми иде. Көне буена сузыла. Кичен әле кем алда яки артта, кем эчкән, эшкә чыкмаган, шуларга багышлап такмаклар чыгарып, клубта концерт куярга кирәк, – дип искә ала ул. – Аннан Наил белән таныштык. Өйләнешкәч йөрергә якын булыр дип (ул станциядә яши) милли аяк киемнәре җитештерү фабрикасына киттем.
– 2000 елда район Мәдәният йортына директор итеп чакырдылар. Башта каршы килдем. Әмма Ринат Фазлыйәхмәтов (ул вакытта хакимияттә иде инде), мәдәният бүлеге җитәкчесе Наил Габдрахманов (мин җиде бүлек җитәкчесе белән эшләдем) чакырып алдылар да, сорап та тормадылар, директор итеп куйдылар. Арча Мәдәният йортына төзекләндерү кирәк иде. Түбәдән су ага, бүлмәләрдә ут юк, өзгәннәр, сәхнәне карарга кирәк. Кеше киңәшен тотып, барысын әйтеп акт язган идем, бервакыт ныклап төзекләндерүгә дигән язу килмәсенме. Биш ел эшләсәм, шуның өч елы төзекләндерү белән үтте. Әмма тырыштым, иҗат эшен дә туктатмадым. Алай гынамы, колхоз, совхоз, оешмаларның иҗат концертлары, КВНнар гөрләп барды. Мәдәният хезмәткәрләре бик зур тырышлык күрсәтте. Алардан башка кыенга туры килер иде, – диде Нәсимә ханым.
2005 елда ул “Колос” мәдәният йортын җитәкли. Урам бәйрәмнәре үткәреп, үзешчәннәрне барлый, “Яшь йөрәкләр” ансамбле оештыра. Ун еллыгына аңа халык ансамбле исеме бирелә. “Колос” ябылгач Питомник клубына “димлиләр”. Ансамбле хакына риза була. “Сарай дисәң, хәтере калыр, әмма шундыйрак хәлдә иде ул. Урындыклар ватык, бернинди стенд юк. Наил белән бергәләп тәртипкә китердек без аны. Наил әле дә минем уң кулым, ярдәмчем, киңәшчем. Соравым буенча заправкадан клубка кадәр ут та керттеләр. Йортлар, урамнар арасында бәйгеләре үткәреп, Питомник үзе дә тәртипкә салынды. “Яшь йөрәкләр” ансамбле әгъзалары, гармунчыбыз Вилорик Зыятдинов, сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәерова белән һәр эшне кулга-кул тотынып башкарабыз. Бәйгеләргә, фестивальләргә, ярминкәләргә йөрибез, җиңүләр яулыйбыз, махсус хәрби операция зонасындагыларга ярдәмнәр оештырабыз”, – диде Нәсимә. Әнә шундый мәңге яшь йөрәкле, тынгы белмәс җан ул Нәсимә Гарифуллина.
Курку белмәс батыр йөрәкле ханым
Ашытбаш кызы Гөлфия хезмәт юлын Казанда 22 заводта башлый. Ташкичү егетенә кияүгә чыгып авылга кайта. Кыснада клубта эшли. Аннан Ташкичү мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып килә.
– Ләлә Камалиева директоры иде. Күршем дә. Аның белән биш ел эшләдем һәм ул киткәч аның урынына җитәкче булып калдым, – ди ул.
Бик кызыклы кеше Гөлфия. Оста куллы да. Кайсы хатын-кызның әле мич чыгарганы бар. Ә ул монда чын оста.
– Ташкичүдә йорт салдык. Мич чыгарырга кеше юк. Ашытбашта бер кеше чыгара иде, аңа чират. Газ кергән еллар бу. Кечкенә бала бар, тизрәк эшләргә кирәк. Әлеге кешенең артыннан бер атна йөрдем дә, үзем чыгарып карарга булдым. Авылдагы берәүләргә кереп мичен карап чыктым, җиң сызганып эшкә тотындым. Бер атна чыгардым мичне. Аннан инде китте. “Ике атна чыгарсаң да риза”, – дип әле берсе, әле икенчесе чакыра. Аланга дус кызларыма барган идем, анда чират җыелды. Симеткә дә барып килдем әле. Остарып беттем. Акча бирелми торган замана, бик ярап куйды ул. “Копейка” машинасы белән йөри идем, шул акчага яшел төстә “ВАЗ-2106” алып куйдым, – дип сөйләп китте ул. – Ә шоферлыкка мин ДОСААФта укыдым. Ул вакытта руль артына утырган берничә генә хатын-кыз идек әле. Кечкенәдән кызыктым инде мин машина йөртергә. Авылда бер “ГАЗ-52” бар иде. “Их, йөртергә өйрәнсәм, әти-әнигә уфалла арбасы тарттырмас идем”, – дигән хыялым тормышка ашты. Йөртергә генә түгел, ремонтларга да өйрәндем.
Нәрсә турында уйласа, шуны эшләми калмый кыз. Тугызынчы сыйныфта укыганда гармунда уйнарга өйрәнәсе килә аның. Әнисе абыйларына 25 сумга (ул вакытта бик зур акча) гармун алып бирә. Әниләре киткәч эчендә кеше бардыр, дип ачып карыйсылары килә. Гөлфия дә булыша. Бергәләп гармунны яра болар.
– Шул хәлдән соң әни башка гармун алмыйм, дип ачуланды. Минем уйныйсым килә генә бит. Элек клубта “списать” ителгән гармуннарны ташлыйлар иде. Бер егет шуны алган да, чебиләргә кунакча ясаган. “Өйрәнәсең килсә ал, бераз кычкыра ул”, – дигән сүзе җитә калды. Кырып чистарттым да шунда өйрәнә башладым. Аннан дүрт айлык пенсиясен җыеп барып, әби хромка гармун алып бирде. Мендәрне гармун итеп тарта башлаган идем инде. Төшләремә кереп саташып уянам, янымда гармун күрмәгәч, елый башладым. “Юләрләнә, ахры, бу кыз”, – дигәндер. Тиз өйрәндем. Унынчы сыйныфта укыганда егетләрне армиягә озаттым әле. Гармун уйнап урам әйләнәләр иде. Шул елны 12 егетне озаттык.
Бу шөгыле аңа мәдәният йортында эшләгәндә бик ярап куя. Гармун уйнап җибәрсә, бөтен кеше җыела, бии. “Элек авылларда шулай иде бит. Аю мае сөрткән кебек клубка агылалар иде. Үзләре төрле идеяләр әйтә, үзләре эшли. Яшьләр белән бергә мәдәният йорты артында зур парк та ясадык без. Йөзләп агач утырттык, су алып килеп сибә идек. Хәзер шунда балалар өчен сабантуй, җәйге лагерь үткәрәбез. Нинди генә чаралар оештырмадык. “Оештырсаң, кеше ах итәрлек булсын. Билге өчен генә йөрмә”, – дигән киңәшен тоттым Ләлә апаның. Чараларны җиренә җиткереп үткәрә идем. Бушка акча алып ята, дип әйтүләреннән курыктым. Әмма исем өчен түгел, халык өчен эшләдем”, – ди Гөлфия Мәгъсумова. Алабуга культура-агарту училищесында алган белеменең дә кирәге чыга. Әмма хәзер яшьләр икенче, алар белән эшләве авыррак, ди.
Гөлфия ханым “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган. Дини белемен дә яшьләр дә, балалар да кызыксынырлык оста итеп үз эшендә куллана. Хәзер алар үзе кебек үк эшенә гашыйк Тәнзилә Валиева белән бергә. Рузалия Насыйбуллина белән “Өммегөлсем” фольклор коллективы оештырганнар, Тәнзилә ханым белән дәвам итәләр. Кайларга гына барып, нинди генә ярышларда катнашмадылар инде. Һәм җиңү белән кайталар бит! Үз машиналарына ансамбль җырчыларын утырталар, багажникка гармунны салалар да, үз хисапларына көннәр алып, тәвәккәлләп юлга кузгалалар. Махсус хәрби операция барган зонадагыларга ярдәм оештыруда да актив алар. Хәтта шул якларда булып та кайттылар. Икенче тапкыр барырга җыеналар. Әнә шундый батыр йөрәкле дә булырга кирәктер ул мәдәният хезмәткәренә.
Гөлсинә Зәкиева