Ни өчен тезне тезгә куеп утырырга ярамый? Яулык бәйләп йөрүнең сере нәрсәдә? Хатыннар да калфак кия аламы? Кыз балага ничек игътибар бирергә?
Арча педагогика көллиятендә узган очрашуда “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова шул һәм башка сорауларга ачыклык кертте.
Бу чара Гаилә елы уңаеннан үткәрелде. Залда бары тик кызлар гына. Беренче курс студентлары, булачак укытучылар. Максаты да кызларны, булачак әниләрне, булачак укытучыларны җыеп сөйләшү, күзгә-күз карап аралашу иде.
– Залга килеп керү белән каушап калдым. Зал тулы калфаклы татар кызларын күрәм. Элек-электән калфаклы кызларга сокландым, – диде ул сүзенең башында ук һәм калфакны ничек кияргә икәнлекне аңлатты.
Үз-үзегезгә игътибар итеп карагыз әле – без, гадәттә, бер аякны икенчесе өстенә куеп утырырга яратабыз. Әмма алай ярамый. Ни өчен? Кыз кешегә күңелле түгел, диләр. Анысы этика кагыйдәсе. Кадрия Идрисова бөтенләй икенче яктан килеп шул турыда яхшылап аңлатты.
– Тез астында күпме капиллярлар, кан тамырлары. Тез өстенә икенче аякны куеп, без аларны кысабыз, кан йөреше юлын ябып куябыз. Чишмә юлын ябып куйгач, су башка урыннардан киткән кебек, кан да икенче юллар таба, – диде ул.
Ни өчен татар кызлары калфак кия? Яки яулык бәйли? Таптылар мода, хәзер бөтен кеше яулыктан, диючеләрне дә ишетәбез. Әмма Кадрия Рәисовна аның да үз сәбәпләрен ачып бирде. Ни өчен?
– Һәр кеше гәүдәсендә берничә капланмаган урын бар. Шуларның берсе баш түбәсендә. Бала туганда баш түбәсенең бер өлеше йомшак була. Аңа кагылырга ярамый, дип кисәтәбез, баланы юындырганда, чәчен алганда сак кына эш итәбез. Үсә төшкәч ул тишек юкка чыга, әмма бөтенләй кап-ланмый. Тирә-юньнән начар энергетиканы үзенә җыймас өчен аны каплап йөрергә кирәк. Шуңа калфакны баш түбәсенә кияләр, – диде ул. – Ә ни өчен изүе каплаулы күлмәк кияргә кирәк? Муеннан астарак батып торган йомшак урын бар. Шул да, күкрәк, кендек, балтыр да (барысы биш җир) капланырга тиеш.
Бервакыт Арчада татар кызлары, хатыннары өчен милли татар кызлары киемнәре күрсәтү оештырылды. Аны алып баручы калфак кызлар өчен генә, дигән сүз әйтте. Әмма тормышта хатыннар да бик яратып кия. Бу фикерне Кадрия Идрисовага да җиткердек.
– Калфакның хатыннар кия торганы бер, кызларныкы икенче төрле була. Формалары белән аерыла. Аннан кызлар баш түбәсенә үк, хатыннар бераз кыегайтып кияргә тиеш, – диде ул.
Кыз балага ничек игътибар бирергә?
– Без хатын-кыз булып кала белергә тиеш. Нәрсә ул? Бала беренче чиратта әти-әни тәрбиясендә үссен. Ул тулы канлы тормышка әзер була. Кыз балага машиналар белән түгел, курчак белән уйнау кирәк. Тездән түбәнрәк озынлыкта күлмәк кияргә, чәчләрен толымлап үреп, җыеп йөрергә. Бу хатын-кызларны бизәп торучы билгеләр, – диде Кадрия Рәисовна.
Язылышмыйча, никахсыз яшәү турында да сүз булды. Үз рәхәтең өчен генә яшәү ул, дип атады аны Кадрия ханым. Залдагы кызларны булачак әниләр итеп күреп тә киңәшләрен бирде ул. “Кысып торган киемнәрдән ераграк торыгыз. Алар үсеш чорына комачаулык итә. Бала таба алмауның да бер сәбәбе шул. Сез булачак әниләр, шуңа үзегезне үзегез сак астында йөртегез”, – диде.
– Аннан бер-берегезне мактауны гадәткә кертеп җибәрегез. Шул кешегә көне буена җитәрлек яхшы энергетика бирә. Игътибар итеп карагыз, кеше шунда ук үзгәрәчәк. Ә иптәшегезнең елмайган йөзе үзегезгә рәхәтлек бирәчәк. Ә менә хурлаудан куркыгыз, – диде “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе.
Очрашу кызыклы да, мавыктыргыч та, кирәкле һәм файдалы да үтте. Кызлар үзләренә бик күп мәгълүмат туплагандыр, дип уйлыйбыз.
– Мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Кызлар гына түгел, егетләр өчен дә бик кирәк алар, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова Кадрия Идрисовага рәхмәтен белдереп.
Гөлсинә Зәкиева