“Аллаһы Тәгаләгә исәпсез-хисапсыз шөкермен”

2024 елның 1 марты, җомга

Руфия ханым элемтәгә чыкмаса, бәлки әнисе Әлфия апага 90 яшь тулганны  белми дә калыр идек. Газетага котлау бирде ул

“Әниегезне күрәсе килә, үзем дә килеп китәм әле сезгә”, – дидем. Руфия ханым шатланып риза булды

Руфия Баһаветдинова “Мәрхәмәтлек” үзәге җитәкчесе булып эшләде. Лаеклы ялда булса да, өйдә генә утырмый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Ул – район ветераннар советының җаваплы сәркатибе, район Иҗтимагый советы әгъзасы. Һәм тагын бар әле аның җаваплы эшләре. Эш буенча аралашырга туры килә. Күчмә утырышларга барганда машинага бергә утырырга тырышабыз. Уен-көлке сөйләшәбез, җитди темаларга кереп китәбез... Уңай фикер тудырган кешеләрнең әти-әнисен күрәсе килә минем. Кемнәр үстерде икән бу баланы, дип. Руфия ханымның әтисе Рәфыйк абый турында әнидән дә ишетеп беләм. Әни (Айван, Әлфия Саттарова) колхозда  алдынгы бозау караучы булып эшләде. Ул вакытта бездә Рәфыйк абый Хәнәфиев партия оешмасы секретаре булып эшләп алган. Әнинең Рәфыйк абый турында: “Эшләгән кешенең кадерен белә торган бик әйбәт кеше”, – дип сөйләгәне хәтердә. “Әлфия апа, эшләп торсам,  мин сине Мәскәүгә съездга җибәрәм”, – дип әйткән ул. Әмма китеп барырга туры килгән. Шулай итеп, алдынгы бозау караучы Мәскәүгә бармый кала. Ни өчен язам мин моны, чөнки шушы хатирәләр дә мине Хәнәфиевлар гаиләсе белән танышу теләген көчәйтте.

...Шау-гөр килеп Руфия–Радик Баһаветдиновларга килеп кердек. Руфия ханымның бүгенге хезмәттәшләре шулай ук Әлфия апаны котларга килделәр. Район Иҗтимагый советы җитәкчесе Надия Мифтахетдинова, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина бик матур итеп юбилярны котладылар. 

...Түр башында елмаеп Әлфия апа утыра. Сөбханалла, үз аягында йөреп тора, хәтере яхшы, безнең белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырды.

Әлфия Хәнәфиева Утар Аты авылында Рәбига белән Ногман гаиләсендә дөньяга килә. Алар ике кыз. “Без Кәчегә, әнинең туган авылына, 1944 елда әтинең үлгән хәбәре килгәч күчеп килдек, – дип сөйли Әлфия апа. –  Әнинең  әнисе Сәхибҗамал әби бик тере кеше иде, колхозның җаваплы эшләрен башкарды. Авылга Калинин килгәч, әбигә Калинин белән фотога төшү бәхете эләгә. Ул фото элеккеге тарих китапларында, музейда саклана”.

– Әнинең әнисе Рәбига әби озак яшисе иде, – дип сөйләде Руфия ханым. – Бик тәмле итеп чәк-чәк, пироглар пешерде. Шулай беркөнне декабрь ахырында әниләрдән Арчадан станциягә төшеп, электричкага утырып, Кәчегә ашка китә бу. Әмма онытылып, Кәчене узып китә. Чулпанга төшеп кала да, кире тимер юл буйлап Кәчегә китә. Шулвакыт арттан кычкырта-кычкырта товар поезды килә. Әби кырыйга чыкса да, ыжгырып килгән поезд җиле әбине читкә алып очыра. Әбинең чигәсенә кардан чыгып торган каты әрем килеп кадала. Шунда җанашым әби мәрхүм була. Ул үләргә тиеш түгел иде әле. 80 яшьтә булса да, тиктормас ут әби иде.

Әлфия ире Рәфыйк белән Арчада ял-бию паркында танышалар. Рәфыйк  Колачы авылыннан. Аның әти-әнисе Арчага күчеп килә.

– Күңелле вакытлар, – дип искә төшерде Әлфия апа. – Кечкенә генә бер өйдә өч гаилә яшибез. Мин, Рәфыйк, ике бала – чаршау-шифоньер артында, ишектән кергәч тә чаршау артында иремнең энесе Рәшит хатыны Рәисә белән, аларның ике кызлары туды, түрдә әни, Рәфыйкның энесе Рәис тә бар әле – менә булабыз унау. Рәфыйкның райкомда инструктор булып эшләгән вакыты. Ә кайнатай Хәнәфи сугыштан үпкәсенә салкын тидереп кайтып, озак тормый, бакыйлыкка күчә.

– Безнең әтинең әнисе дәү әни Мәүҗүдә искиткеч әйбәт кеше иде, – дип сүзне дәвам итте Руфия ханым. – Балалары таралгач та, без дәү әни янына җыела торган булдык. 1 май, 9 май дисеңме, парадтан соң көтүебез белән дәү әнигә кайтабыз. Ә аның зур кәстрүле белән ашы пешкән булыр, кабарт-малары өстәлдә өелеп торыр иде. Сөйләшә-көлешә итле аш ашыйбыз, күпереп пешкән йомшак кабартма белән чәй эчәбез. Шундый рәхәт иде...

Әлфия сугыш чоры баласы. Чордашлары кебек барлык авырлыкны күргән буын. 7 сыйныфны тәмамлагач, лабораториягә эшкә керә. Вагоннан капчыклап, азапланып, ашлык ташуы йөрәгенә сеңеп калган. Аннан соң Казанда 6 ай кибетчелеккә курсларда укып кайта. Галантерея кибетендә эшли. Шул вакыт ул Рәфыйкка кияүгә чыга. Беренче баласы туып, 2 ай декрет ялында утырганнан соң, пекарняга эшкә керә. Савытларга салып, ипиләрне пешерергә куйгач, баласын имезергә станциядән йөгереп Арчага менә, тиз генә баланы имезеп, тагын очып станциягә төшеп китә. УРСЖда кассир булып эшләп, пенсиягә чыга. Әлфия апа да әнисе кебек тиктормас. Бакчасында ник бер чүп тотсын! Бар да ялап куйган кебек чип-чиста.

Элек бар да кул белән эшләнгән. Кул белән кер юулар, аптека коесыннан чиләк-көянтә белән су ташулар, подвалда куян тотулар, куян мамыгыннан шәл, башлык, сарык йоныннан оекбаш бәйләүләр – берсе дә калмый. Арчаның шәрык өлешендә үз йортлары белән яши башлагач, сыер да тоталар. “Терлек асрап, бик иркен яшәдек, – ди Әлфия апа. – 30ар банка тушенка ясап куям. И, рәхәт булыр иде. Әтиләре берәр кеше белән кайтып керсә дә – тиз генә тушенканы ачып, өстәлгә куясың – табын тагын да тулыланып китә. Күрше Рауза апа, әле генә сауган җылы сөтеңне бирә күр, камыр куям, дип банкасын тотып  керер иде. Ул вакытта сатып бирү юк. Бар да бушка. Эшләмичә тормадык инде җаным, эшләмәсәң кем китереп бирә. Шуңа күрә мул тормышта тордык. Киясен дә кидек, ашыйсын да ашадык. Аллаһы Тәгаләгә исәпсез-хисапсыз шөкермен.

– Әлфия апа, иң рәхәт чаклар кайчан булган дисең?

– Ирем Рәфыйк белән яшәгән чор, балалар үскән вакыт. Барың бергә – иң рәхәт вакытлар.

– И-и, әти-әнинең гаилә дуслары белән атна саен диярлек табигать кочагына чыгар идек, – дип сөйли Руфия. – Җиләк, гөмбә җыябыз, җырлыйбыз, биибез, төрле уеннар уйныйбыз. Әти безнең бик күңелле компания кешесе иде. Мин әтигә охшаганмын, төс-кыяфәтем, холык-фигылем белән дә. “Мәрхәмәтлек” үзәгендә җитәкче булып эшләгәндә әти: “Зинһар өчен кешене рәнҗетә күрмә”, – дип кат-кат әйтер иде.

Хезмәт юлын гади эштән башлаган Рәфыйк Хәнәфи улы райком инструкторы, аннан Ильич исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли. Югары партия мәктәбен тәмамлый. Пенсиягә чыкканчы җаваплы эшләр башкара.

Әлфия апа Рәфыйк абый белән бер-берсенең сүзен тыңлап, үзара килешеп яшиләр. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. 51 ел бергә матур гомер итәләр. 15 ел элек Рәфыйк абый мәрхүм була. Уллары Ринат та мәрхүм инде. Әлфия апа глаукома чире белән бер күзсез кала. Әмма күңелен төшерми. Намазда. Газета-журналлар укый. Район газетасын гомер буе алдыра. Кичләрен телевизор карап ала. Ашарга пешерә. Тормышка шөкер итеп, балалар, оныкларга куанып яши. Без Әлфия апага авыру-сырхауларсыз имин тормыш телибез!

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International