Солдат, син исән калдың, 100 тапкыр үлсәң дә

2024 елның 1 марты, җомга

Әфганстан җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулды

15 февральдә “Сугышчан туганлык” оешмасы ел да бу көнне билгеләп үтә.

Быел да әфганчылар җыелды. Башта Арча үзәгендәге мәрхүм әфганчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында очраштылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Һәйкәлгә чәчәк салдылар. Аннан Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Арча сәнгать мәктәбе коллективы белән бергә эчтәлекле концерт әзерләгәннәр. Һәр җырчыны, сәләтенә исебез китеп, уйланып һәм яратып тыңладык. Арча педагогика көллияте укытучысы Диләрә Хәйдәрҗанова җырлап җибәрде, бар да тын калды...

Солдат! Син бит исән калдың, 100 тапкыр үлсәң дә,

Иптәшләреңне күмсәң дә һәм  батырларча көрәшсәң дә.

Нигә катып калдың –  кулың йөрәк турысында,

Күзләреңдә су өстендә  уйнаклаган кебек ялкын?

Күзләрдән яшь бәреп чыкты... Кемдер тешен кысып түзде. Без төшергән видеода бар да күренә. Арча районыннан 160 егет Әфганстанда хезмәт иткән. Шуларның 59ы җир астында ята... 3се Әфганстан җирендә мәрхүм булды, 56сы тыныч тормышта. Җир куенына күчкән иптәшләр: Илфат Гапделфәрт улы Яруллин, Сергей Викторович Кислов, Идрис Юныс улы Надршин, Рөстәм Илгиз улы Сахибуллин, Олег Генадьевич Пушкарев... Бакыйлыкка күчкән 59 сугышчының исем-фамилияләре язылып, видеоклип эшләгәннәр. Йөрәккә тия торган “Зәңгәр берет” җыры астында залда утырган сугышчылар аягүрә басып, иптәшләрен искә алдылар.

Ничек инде искә алмаска

Үлгән дусларымның йөзләрен...

1 минутлык тынлык... Ул исемлектә Арчада яшәгән Марат Сөнгатуллин да бар. 2022 елның октябрендә китеп барды. Ул вакытта өйләренә баргач әнисе: “Әфганстан утыннан исән кайткан бала бит ул, – дип елады. – Төнлә “аталар, торыгыз” дип сикереп торып йөгергән вакытлары булды. Тауга сусызлыктан авызга вак чуерташ кабып менәбез, авыз эче кипми, юеш була, дип сөйләр иде. Һәлак булган иптәшләрен кызганып, сагынып елады. Әфганстан турында сөйли алмады. Күңеле тулыр иде. Бүген дөньялар тыныч түгел, шуңа да бик борчылды ул”. Махсус хәрби операциягә чакыру кәгазе килсә “барам!” дия торган булган. Йөрәге түзмәгән, кинәт туктаган...

Әниләр... Бу очрашуда әниләрне искә алмый мөмкинме соң! Юк, мөмкин түгел. Алар балалыктан чыгып җитмәгән малайларын хәрби хезмәткә озатып калган аналар. Ут йотып кайтуларын көткән аналар... Җырчы Сөмбел Заһидуллина бик матур итеп әниләр турында җырлады.

Мамык шәлен ябынып иңнәренә,

Озатып калды әнкәй киткәндә.

Көчкә тыеп калдым күз яшьләрен,

Сабый балам диеп үпкәндә...

Рәхмәт мәдәният хезмәткәрләренә, “Сугышчан туганлык” оешмасына, шундый мәгънәле, матур очрашу оештырганнарына! Актив сугышчыларны котлаулар да булды. Хәрби бурычларын намус белән үтәгән сугышчыларга рәхмәт. Исән-сау булсыннар! 

Яңа Кенәрдә яшәүче Динар Гарифҗанов: “Мин хәрби хезмәткә 1986 елда киттем, 1989 елда кайттым. Әфганстанда 2 ел ярым хезмәт иттем, – дип сөйләде. – Әфганстанны искә аласы килми. Авыр... Бар кайтмаган иптәшләр... Бу очрашуга иптәшләрне күрәсе килү теләге белән киләм. Бүген бар без, ә иртәгә, кем белә...”. Ашытбаштан Рөстәм Гыйззәтуллин: “1966 елгы мин. 1984 елны армиягә алындым. Бер ел Ерак Көнчыгышта пограничник булып хезмәт иттем. 1985 елның 25 декабрендә Әфганстанга кердек. Анда 1 ел хезмәт иттем. Талукан шәһәрендә. Таулар арасында, без үзәнлектә идек. 66нчы хәрби машинада шофер булдым. Сакта торганда чыдап булмый, бик эссе иде. Искә алуы авыр... (тавышы калтырап китте). Менә кичә мәктәпкә бардык. Оныкка кительне кидертеп карадым. 6нчы класста укыган оныкка ярый. Ник без шундый гына булдыкмы икәнни дим... Малайлар гына булганбыз... Яраланмадым, ә болай зыян психологик яктан бардыр дип уйлыйм. Үлем белән очрашу, иптәшләрне югалту кыен”. Шушмабаш авылыннан Фәнис Нәбиев: “Менә без янәшәмдә утырган Әнис Шәймәрданов белән мәктәптә бергә укыдык, Әфганстанга да бергә киттек. Әнис Кабулга эләкте, мин Джабалга. Ара бер 80 километр булгандыр. Бер батальонда хезмәт иттек. “КамАЗ” машинасын йөрттем. Безнең батальонның бурычы – юлда йөргән колоннаны саклап, алдан барып, юлны күзәтү. Батальонны кирәк-ярак белән дә тәэмин итеп тордык”. “Мин шулай ук хәрби машина йөрттем, – дип сөйләде Әнис Шәймәрданов. Әфганстанны сөйләп, аңлатып булмый аны. Безне искә алып торганнары өчен безнең “Сугышчан туганлык” оешмасына, Сергей Лимусовичка, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт”. 

 

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International