“Арча“ Боз сараенда район башлыгы призына уздырылган хоккей турнирында елдагыча районның иң көчле командалары катнашты
Беренче көнне Арча, Яңа Кенәр, Субаш Аты һәм Хәсәншәех, “Юлбарыслар“ (Арча), Пөшәңгәр командалары ике төркемгә бүленеп үзара уйнады. Икенче көнне төркемнәрдә 2нче урынны алган Арча һәм Пөшәңгәр командалары бронза медальләр өчен көч сынашты.
Бу юлы башлыча педагогика көллияте студентларыннан торган арчалар өстенлеккә иреште. Аларга быел махсус урта уку йортлары арасында башланып киткән хоккей лигасында да уңышлар телибез.
Ә менә өч ел рәттән кубокны откан Хәсәншәех белән әле бер тапкыр да бу бәхеткә ирешә алмаган Субаш Аты командаларының финал уенын җанатарлар түземсезлек белән көтте. Фаразлар төрлечә. Әлбәттә, тәҗрибәле уенчылардан торган Хәсәншәех командасына өстенлек бирүчеләр күбрәк иде. Яшермим, мин үзем, якташлары буларак (Әтнә ягы бит), Субаш Аты егетләре өчен җан аттым. Шулай да уен башланганчы, объектив фаразлар ишетәсе килеп, озак еллар спорт мәктәбендә хоккей тренеры булып эшләгән Илнур Габдрахмановка мөрәҗәгать иттем.
– Сүз дә юк, Хәсәншәех – көчле команда, әмма субашатыларда соңгы вакытта, даими шөгыльләнү нәтиҗәсендә, бер-берсен аңлап уйнау барлыкка килде, шуның белән алдыра- чаклар да, – диде ул.
Нәкъ шулай булып чыкты да. Беренче һәм икенче периодларда Илфар Шакиров энесе Илфат ярдәмендә хәсәншәехлар капкасына бик матур ике алка кертте.
– Бу иң хәтәр исәп. Хәзер без җиңәбез инде, дигән хис туачак. Хәсәншәех командасының да шансы бар әле. Алар тагын да тырышыбрак уйнаячак, – ди Илнур.
Аның әйткәнен генә көтеп торганнардыр диярсең, уен бетәргә 2 минут ярым кала Хәсәншәех бер гол кертеп аерманы киметеп тә куйды. Әһә, мин әйтәм, тыныч кына бетми икән әле бу, шактый адреналин чыгачак икән. Шулай уйларга да өлгермәдем, сиренага ярты минут кала узган елгы чемпионнар исәпне тигезләп тә куйды. Хәсәншәех уенчылары, аларның җанатарлары ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Хәзер рухи яктан алар өстен, гадәттә, овертаймда исәпне тигезләгән команда канатланып уйный һәм җиңә дә.
Әмма бу көнне фортуна Субаш Аты яклы иде, күрәсең. Уен бетәргә бары 7 секунд кала Илфар Шакиров, яңадан энесе биргән пастан оста файдаланып, көндәшләре капкасына өченче алканы кертте.
Аннан соң да әле судьялар видеодан алканың дөрес кертелгәнен карарга кереп китеп җанатарларның нерв күзәнәкләрен шактый кытык-лады. Гол дөрес, дип судья боз уртасына күрсәткәч кенә, хәсәншәехлар авыр сулап куйды, ә субашатылар бер-берсен тәбрикләргә тотынды.
Авылдаш егетләрне котларга бозга Субаш Атының олысы-кечесе йөгереп чыкты. Шушы команданы оештырып, аның өчен җан атып йөргән Илһам Шакиров ( Илфар белән Илфатның әтиләре) сөенеченнән хәтта күз яшьләрен дә тыя алмады.
– Без бу җиңүне бик күп еллар көттек, шуңа әзерләндек. Быел гына да өч турнирда катнашып җиңү яуладык. Монысы дүртенчесе һәм иң кадерлесе, –диде ул.
Соңыннан район башлыгы Илшат Нуриев турнирда катнашкан барлык уенчыларга рәхмәтен җиткерде. Призерларга грамота, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырды. Ә кубокны Субаш Аты командасы капитаны Илфат Шакиров кулына тапшырып, команданы зур җиңүе белән тәбрикләде.
P.S. “Безгә караклар килсә, чистартып китәрләр иде. Бөтен авыл халкы шушында, Субаш Атыда урын өстендә ятучылар гына калды“, – ди шаяртып хоккей фанаты Илдар Исмәгыйлев.
67 яшьлек Рәшидә апа Хәбибрахманова (җанатар әбиләр “Ак Барс“та гына түгел):
– 55 хуҗалыклы Субаш Аты халкы өчен олимпиадада җиңүгә тиң бу, зур итеп яз, энем, – дип тә өстәп куйды.
Булдыра алганча яздым, Рәшидә апа, бигайбә.
Исрафил Насыйбуллин