“Запорожец“ шундый машина...

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Узган якшәмбедә Арча ипподромында “Запорожец” машиналарында узышлар булды

Аны һәр ел Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрү матур традициягә әверелде. 

Беренче булып узышларны ветеран әфганчы, Татарстанның “Запорожец” һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы җитәкчесе Илнур Яруллин башлап җибәрде. Хәтерләсәгез, ул Арча башында, Яңа Кенәр юлы өстендә басуда уздырылды. Аннан ике ел рәттән ярышлар Көтектә оештырылды. Соңгы вакытта аны зурлап Арча ипподромында үткәрәләр.

Башта автоузышлар әфган сугышында вафат булганнарны искә алып узса, соңгы елларда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. Быелгысы Божа егете гвардия подполковнигы, Батырлык ордены иясе, махсус хәрби операция барган зонада батырларча һәлак булган Рафаэль Вәлиуллин истәлегенә оештырылды.

Ярышка  кызлары Сафия һәм Самира белән хатыны Әлфия дә килгән иде.

– Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте Рафаэль. Аннан...

 

Әлфия күзләрен яшереп башын аска иде. Күңел ярасы әле төзәлә генә башлаган аның, шуңа сораулар белән борчыйсым килмәде. Ике кечкенә бала белән ялгызы калуы җиңел түгел. Түземлек телибез бу кечерәк кенә гәүдәле, әмма көчле рухлы ханымга.

Чараны район Советы аппарат җитәкчесе Радик Галимуллин ачып җибәрде. Ул ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, илебез сагында торучы райондашларыбызга рәхмәтен җиткерде.

– Быел һәр узыш махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. Алар безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, – диде Илнур Яруллин.

– Бүгенге узышларда 21 машина, 21 пилот катнаша, – диде “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов. – Барысына да уңышлар телибез.

Россия һәм Татарстан гимн-нары белән Россиянең һәм “Запорожец”лар клубының әләме күтәрелде.

Узышка килгән 21 машинаның күбесе райондашларыбыз. Шулай ук Казаннан, Әтнә, Балтач районнарыннан, Әлмәттән дә килгәннәр иде. “Запорожец”ларда узышларның даны шулай еракларга тарала, катнашучылар саны артканнан-арта. Рафаэль Вәлиуллин яшәгән Божа авылыннан гына да дүрт машина ярышта катнашты.

– Мин 2015 елдан бирле катнашам. Быел дус малайга да, энекәшкә дә машина җыеп бирдем. Бүген узышка килгән дүрт машина да минем хезмәт. Алар җиңсә, минем өчен дә шатлык, – диде Божадан Ленар Сабирҗанов.

– Җиңүгә өмет бармы соң?

– Ә кем ул турыда хыялланмый? Әмма монда катнашу үзе генә дә рәхәтлек бирә. Өстәвенә әле ул авылдашыбыз истәлегенә үткәрелә. Менә машиналарны да шуңа туры китереп бизәдек. “Алтай” дип зур итеп язып куйдык. “Алтай” Рафаэль Вәлиуллинның позывное иде, – диде Ленар.

– Чын адреналин бу. Шәп техника. Монда җиңү түгел, катнашу да җитә, – дигән иде бер елны Божадан Марсель Мамаев.

Шул адреналин артыннан быел үзе генә килмәгән, башкаларны да иярткән.

Чиканастан Айнур Сафиуллин (штурманы Сирин Минһаҗетдинов) шушы ярышларда сынау һәм сыналу өчен “Запорожец” машинасын махсус сатып алган.

– Иске инде ул. Карап чыктым. Узган ел катнашкан идем. Урын алмадым. Быел ничек булыр, – диде Айнур.

Әйе, алып баручы Рамил Мөхетдинов әйтүенчә, монда уңышлы узыш йөртүчесеннән бигрәк машинадан тора, ул киреләнмәсен. Булды андый мизгелләр дә. Берсе стартка чыгар алдыннан, тезелү урынына берничә адым калгач туктады. Ике машинаны трассадан этеп алып кайттылар. Тагын икесе финал ярышында юл бүлешә алмыйча, кар өстенә менеп киттеләр.

– “Запорожец” шундый машина ул, бөтен күтәртмәләрдән дә (трасса яхшы булса да, яңа, катлаулы, трамплиннар, күтәртмәлекләр, текә борылышлар белән) сызгырып кына уза. Дүрт тәгәрмәч куйган ләгәнне күз алдына китерегез, кар өеменнән дә шуып кына төшә, – дип шаяртты алып баручы да.

Көне дә нинди матур килде бит. Җылытып җибәрде. Җиле юк иде. Халык та бик күп җыелган иде. Сәхнәдән җыр агылды. Трасса яхшы әзерләнгән, ялап куйган кебек, машина кую өчен урыннар да иркен. “Жилкомбытсервис” ширкәте хезмәткәрләренең күп көч куйганлыгы күренеп тора.

Ә ярышларга килгәндә... Мин үзем экстрим яратучылардан түгел. Әмма бу көнне “Запорожец”ларда узышларны ахырына кадәр кызыксынып күзәттем. Алып баручыдан да күп нәрсә тора бит. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов яхшы комментатор булып чыкты, шундый тере һәм кызыклы итеп алып барды, кайбер урыннарда халык көлә-көлә аны тыңлады. Өелгән кар өстенә менеп басканнар трассаны күзәтә алды, ә аста торганнарга мәгълүматны алып баручы шундый оста итеп җиткереп торды, хәтта трассаны уч төбендә генә кебек хис иттек.

Тарихны да бер искә төшереп алыйк әле. Өлкәннәр хәтерлидер, “Запорожец” 1961-1994 елларда чыгарылган. Совет чорында бәяләре 1200 сумнан 4000 сумга кадәр торган. Ул вакытта күп акча инде ул, шуңа аны алдынгы комбайнчылар, завод эшчеләре генә алган. Хәзер ул ретро автомобиль буларак югары бәяләнә. Бик сирәк кенә булса да юлда да күренгәли алар. Ретро автомобиль буларак яшьләрнең дә күзе төшә икән бит үзенә.

Бу көнне “Запорожец”лар башта дүртәрләп ярышты, аннан җиңүгә өмет дәгъвалаучылар, ахырдан иң көчлеләр трассага китте. Кеше кызыксынып күзәтте. Кем беренче булыр?

“Запорожец“лар ярышында җиңүчеләргә бүләкләр яхшы иде. Беренче урынга суыткыч, икенчегә кер юу машинасы, өченчегә – телевизор. Калган катнашучыларга дә бүләкләр бар. Алып баручы Рамил Мөхетдинов шаяртканча, чупа-чупс түгел, әлбәттә, истәлекле бүләкләр. Беренче урынны өченче ел рәттән инде Әлмәттән Валерий Васильев яулады, күчмә кубок быел тагын анда калды, икенче урында Яңа Кырлайдан Рөстәм Зарипов, өченче урында Божадан Рүзәл Җәләлетдинов.

Алдан барган ике машина буталышып, кар тавының “хәлен белергә” теләмәгән булса...

– Өченче урын миңа эләкми иде инде, – диде Рүзәл.

Финалда җиңүдән ике адым гына ераклыкта булып, пьедесталга күтәрелә алмый калу авыр, сүз дә юк. Әмма, нишлисең. Ярыш шундый әйбер инде ул.

Илнур Яруллин әлеге чараны оештыруга үз өлешен керткән “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка, ярдәм күрсәткән оешма җитәкчеләренә, иганәчеләргә, барлык сугышчан дусларына, бу ярышларны яратырга өлгергән халыкка зур рәхмәтләрен белдерде.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International