Өлкән яшьтә булуларына карамастан, сәхнәләрне балкыта әле безнең өлкәннәребез. Һәрберсе алтын бөртегенә тиң
Быел да үзешчән башкаручы ветераннар, пенсионерлар арасында “Балкыш” республика фестиваленең район туры булып үтте.
Катнашучыларның һәрберсе сокланырлык чыгыш ясады, көчле алкышларга лаек булды. Әмма бәйге булгач, алар арасыннан да иң яхшыларны гына сайлап алырга туры килде. 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район Мәдәният йортында үткәрелгән концертта без аларның чыгышларын карап, хозурланып утырдык.
Нәрсәсе белән мәхәббәт яулый ветераннарыбыз? Алар бөтен йөрәкләре, күңелләре, җаннары-тәннәре белән бирелеп чыгыш ясый. Җиңү дә кирәк, сүз дә юк. Әмма алар, беренче чиратта, ул хакта уйламый, бөтен булган хис-тойгыларын тамашачыга җиткерергә тели. Менә шуның белән күңелне биләп ала, үзенә тарта.
Яңа талантлар ачтым
Бәйгенең район туры ничек үтте? Бу хакта белү өчен без жюри әгъзасы, Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимовага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Үзешчән башкаручы ветераннар арасында узучы “Балкыш” VIII республика фестивале Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Ике елга бер уздырылучы бәйгедә райондашларыбыз активлык күрсәтә, – диде ул.
– Анда кемнәр катнаша ала һәм шартлары нинди?
– Әлеге фестивальдә теләге һәм сәләте булган һәркем чыгыш ясый ала. Бердәнбер шарт – катнашучылар пенсия яшендә булырга тиеш. “Балкыш” – өлкән яшьтәге кешеләр өчен уникаль проект, ветераннар өчен чын бәйрәм һәм алар аны түземсезлек белән көтә. Күпләргә ул лаеклы ялга чыккач яңа мөмкинлекләр ачарга ярдәм итә. Буш вакытның чикле булмавы пенсионерларга үзләрен иҗатта, шул исәптән сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Шәхсән мин үзем район Мәдәният йортында узачак чараларда чыгыш ясау өчен яңа талантлар ачтым.
– Фестиваль нинди номинацияләр буенча уза?
– Унбер номинация каралган. Шулар буенча башкаручыларның осталыгы бәяләнде. Бу соло, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, хореография, нәфис сүз, оригиналь жанр, хор, фольклор һәм башкалар.
– Сайлап алу этабы районда кайсы урыннарда үтте? Ничә чыгыш каралды? Аеруча истә калганнары булдымы?
– Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Иске Чүриле, Утар Аты авыл җирлекләрендәге мәдәният учреждениеләрендә узды. Жюри тарафыннан 95 чыгыш каралды. Барлыгы 500гә якын кеше катнашты. Репертуары тематикасы буенча Ватанга тугрылык, тынычлык, туган ил, әти-әни, солдат егетләр хакында иде. Өлкәннәр арасында беренче тапкыр сәхнәгә чыгучылар да бар. Улы махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән Наласадан Гөлсинә Мифтахованың “Син кайтмадың“ җыры һәркемне елатты, тамашачылар һәм жюри басып алкышлады. Носыдан Ландыш Фәйзрахманованың тавышы барыбызны да сокландырды. Иске Ашыттан Фәрит Әхмәтов, Шушмабаштан “Зөбәрҗәт” фольклор коллективы, Иске Иябаштан Данис Сабиров, Урта Пошалымнан Альмира Фатыйхованың чыгышлары аеруча истә калды.
– Гала-концертка ничә кешене сайлап алдыгыз?
– Арчада узган Гала-концертта 15 катнашучы, 5 иҗат коллективы чыгыш ясады. Зона ярышына 8 катнашучы, 5 иҗат коллективы сайланып алынды.
Тамашачыны таң калдырды
Район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинаның фикерләре белән дә кызыксындык. Ул һәрберсен барлап, туплап, кызыксындырып йөрүчеләрнең берсе. Талантлы кешеләрне сәхнәгә чыгарып, аларның тормышларын тагын да ямьләндереп җибәрүгә ул үзеннән күп көч кертә.
– Бәйгедә сәләтле, талантлы җырчылар, музыкантлар, фольклор коллективлар, биючеләр, вокаль һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр, нәфис сүз сөйләүчеләр чыгыш ясады. Район территориясендә яшәгән төрле милләт вәкилләре (татарлар, руслар, марилар, керәшеннәр, украиннар), төрле һөнәр ияләре осталыкларын күрсәтте, чыгышлары белән тамашачыны таң калдырды. Яңа Кенәрдән “Яран гөл”, Түбән Орыдан “Сәйлән”, Курса-Почмактан “Чишмә”, Шурадан “Чордашлар”, Шушмабаштан “Зөбәрҗәт” фольклор коллективлары чыгышлары эчтәлекле һәм тематикага туры килә торган булды. Алар сугыш елларында тылдагылар җилкәсенә төшкән авырлыкларны чагылдыра алды. Шундый коллектив туплап чыгыш ясауны бер кеше генә чыгып җырлау белән тиңләп булмый инде. Күпме хезмәт, тырышлык кирәк бит аңа. Шуңа ул коллективларны аерып әйтеп китәргә булдым. Аерым чыгышлар да күп иде. Хәсәншәехтан Хәлимә һәм Рәхмәтулла Хәмидуллиннар, Наласадан Гөлсинә Мифтахова, сәнгатьле сөйләү номинациясендә Сәрия Усманова чыгышлары һәм башкалар югары бәяләнде. Арчадан “Арча таңнары”, “Яшь йөрәкләр”, “Русская песня” вокаль, Яңа Кенәрдән “Халык җәүһәрләре” инструменталь ансамбльләре һәрвакыттагыча яхшы чыгыш ясады.
Быел өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә осталыкларын сынап карады. Аларны без сәнгать дөньясына тартырга тырышабыз. Бик талантлы кешеләр бар араларында. Мәсәлән, Игорь Кантель музыкант, филармониядә эшләгән. Фәһим Хәбиров инглиз телендә җырлый. Үзләренең хорлары, шигырь иҗат итүчеләре бар. Концерт, спектакльләргә бик теләп йөриләр. Үзешчәннәр концерт белән барганда аларны да катнаштырырга тырышабыз. Үзләрен дә сәхнәгә чыгарабыз. Грамоталар да биргәч күңелләре була.
Хор чыгышын, хореографик номерларны да күрәсе килгән иде. Анысы киләчәккә “өй эше”. Аннан бу бәйгене оештыруның үз проблемалары да бар. Беренчедән, ул ел саен кышкы вакытка, грипп чорына туры килә. Авыру сәбәпле, күп кеше катнаша алмый кала. Шулай ук транспорт мәсьәләсе безнең иң авырткан җир. Зона ярышлары башка елларда җиде урында үткәрелә иде, бу юлы дүрт урында гына эшләдек. Бару өчен машина кирәк. Мәдәният йортында да транспорт юк. Арчада Шурадан “Чордашлар” фольклор ансамбле чыгыш ясады. Араларында туксан яшьлек кешеләр дә бар. Ничек юлга чыгып китәргә? Тагын бер проблема – костюмнар. Ел саен бер кием, яңартылмый. Бәя куйганда бу да үз ролен уйный. Ә менә кешеләрне туп-лаган, чыгышларны оештырган, әзерләгән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт.
Гөлсинә Зәкиева